Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Утырыпмы, басыпмы?

Соңгы елларда утырып эшләү сәламәтлеккә начар тәэсир итә дигән фикерләр йөри. Көн дәвамында никадәр күп вакыт утырып эшлисең, организмга да шулкадәр күп зыян килә дип кисәтәләр галимнәр. Шуңа да кайбер офисларда хезмәткәрләренең сәламәтлекләрен кайгырткан җитәкчеләр эшчеләр басып эшләсен өчен өстәлләрне конторкаларга алмаштырдылар. Әмма Австралия галимнәре тикшеренүләрен искә алганда, өстәлләрне конторкаларга...

Соңгы елларда утырып эшләү сәламәтлеккә начар тәэсир итә дигән фикерләр йөри.

Көн дәвамында никадәр күп вакыт утырып эшлисең, организмга да шулкадәр күп зыян килә дип кисәтәләр галимнәр. Шуңа да кайбер офисларда хезмәткәрләренең сәламәтлекләрен кайгырткан җитәкчеләр эшчеләр басып эшләсен өчен өстәлләрне конторкаларга алмаштырдылар. Әмма Австралия галимнәре тикшеренүләрен искә алганда, өстәлләрне конторкаларга алмаштыру урынлы булды микән дигән уй килә башка. Тикшеренү нәтиҗәсендә шулар ачыкланган: 2 сәгать дәвамында аяк өсте басып эшләгән 20 хезмәткәр үзен уңайсыз хис итүенә, бил һәм аякларында авыртулар барлыкка килүенә зарланган. Аннан бигрәк, аларның аяклары шешенгән. Экспериментта катнашучыларның психик халәтләре дә начарайган. Аларның игътибары кимегән, реакцияләре акрынайган. Шуңа күрә хезмәткәрләрен басып эшләтүгә күчкәнче җитәкчеләр башта бераз уйлансын иде.

http://omet-rb.ru/ker-m-uky/149-ya-alyklar-tasmasy/3671-basypmy-ll-utyrypmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев