Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Утырган җирдән сизмәстән генә ярты чиләк җиләк җыеп алырга мөмкин"

Бертуктамый яуган яңгырлардан, салкыннардан соң, ниһаять, җылы, матур көннәр килде. Соңарып булса да, бакчада виктория, кырларда җир җиләге, каен җиләге өлгерде.

Алардан нәрсә генә әзерләмиләр. Ә зәмхәрир салкын кышларда үзең эссе җәйләрдә җыеп алган җиләкләрдән авыз итсәң, синнән дә бәхетлерәк кеше булмыйдыр, мөгаен. Әле бит аның өйгә хуш исе дә тарала! 

Җир җиләген чистартып та , бөтен килеш яки чистартмыйча иттарткычтан чыгарып та, кайнатма ясарга мөмкин. Шулай ук чистартып катырырга куярга була. Кышын чәй пешерү өчен сабагы-яфраклары белән киптерергә мөмкин.

– Аллага шөкер, быел уңыш бик мул булды. Бакча җиләген күпләп җыеп алдык. Җир җиләгенә килгәндә ул быел бик эре, аеруча да тәмле. Безтуган ягым – Әгерҗе районы Исәнбай авылы тирәсеннән җиләк җыйдык. Урыны-урыны белән шундый күп, хәтта бер утырган җирдән сизмәстән генә ярты чиләк җыеп алырга мөмкин. Алдагы атнада бардык җиләккә, әмма бик пешеп бетмәгән иде әле дип әйтә алам. Барыбыр бераз сайланыбрак йөрдек. Пешеп җиткән булса... гел хикмәт! Эзләп йөрисе дә юк, утырып кына җыясың! 

Каен җиләген дә күпләп җыйдык быел. Аның эрелегенә шаккатмалы! Андыйны күргәнем юк иде әле. 

Җыеп алган җиләкләрдән төрле кайнатмалар ясарга планлаштырам. Аннары җиләкләрне тукмак белән изеп, өсләренә бераз шикәр комы салып, туңдыргычка да куям. Кыш көне ашарга бик тәмле була, – дип сөйли безгә шәһәрдәшебез Ләйсирә Якупова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев