Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уяу булыгыз – кесә караклары

«Кеше әйберенә тияргә ярамый», - дип әти-әниләр балаларын күпме тәрбиясәләр дә җәмгыятебездә караклар, ә аеруча кесәләрне бушатырга яратучылар, һаман саен очрап тора. Шунысы аяныч, җинаять эшен башкарганда алар хатын-кызларны да, балаларны да һәм, хәтта, әби-бабайларны да кызганмыйлар. Барлы-юклы акчага, кесә телефонына кызыгып, көн уртасында кешене талап китәләр.

Мәсәлән, әле күптән түгел генә ГЭС бистәсендәге яшәүче 84 яшьлек әбине фатиры өчен түләргә барган җиреннән талап киткәннәр.

- Хәлем начарланып киткән иде. Аңымны җуеп егыла башлагач, ярдәмгә кешеләр җыелды. Әмма алар арасында карак булган. Кварплатаны түләргә дип алган 4000 сум акчаны кием кесәсеннән урлап киткән, - дип сөйләде ул.

Шундый ук җинаятьче куллыннан 16 яшьлек яшүсмер дә зыян күргән. Ул "Боровецкий" бульварында гитарада уйнап утырганда, бер егет аның сумкасы янында бөтерелеп кесә телефонын урлаган. Әле яңа гына шәһәребезнең зур сәүдә үзәгендә дә яшь әни кесә карагыннан зыян күргән. Баласын коляскада калдырып, сумкасын аның янына салган. Ире белән кием сайлаган арада, карак, баладан да тартынмыйча, сумкадагы акча янчыгын урлап алып киткән. Ә анда зур күләмдә сумма булган.

- Гадәттә, кесә караклары үз "корбаннарын" сәүдә кибетләрендә, киосклар янында һәм банкларда банкоматлардан акчаны алган вакытта абайлап алалар. Тышкы кыяфәтләре белән дә алар башка кешеләрдән берничек тә аерылмаска мөмкин: киемнәре матур, төс-кыяфәтләре дә әйбәт. Тик алар сезнең белән сөйләшкәндә акча янчыгыннан, кесә телефоннарыннан, документлар һәм банк карточкаларыннан җилләр исә. Шунысы кызганыч, әлеге җинаять эшен ир егетләр генә башкармый. Араларында хатын-кызлар да күп очрый. Кесә караклары кеше күп булган урыннарда - сәүдә үзәкләре, җәмәгать транспорты һәм тукталышлар, кафе-рестораннар, җир асты кичүләре, кинотеатрлар һәм, хәтта, гыйбадәтханәләр янында да очрый. Мәсәлән, мәчеттән кайтучы бер бабайны шулай талаганнар. Чиркәүдә бер әбинең сумкасын урлаганнар. Шуңа күрә андый урыннарда аеруча да уяу булыгыз, - дип киңәш итте Яр Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Артур Муллин.

Оста кесә каракларын аеру бик читен. Араларында шундый шома "белгечләр" бар, хәтта, кешегә ышкылып киткән арада да кесәдән акча янчыкларын, телефоннарны эләктерәләр. Табышны урлау ысулы буенча җинаятьчеләрне "транспортниклар", "хирурглар", "ширмачлар", "щипачи", "писаклар", "селкетүчеләр" һәм "яныңа килеп утыручылар" төрләренә аералар. Мәсәлән, "писаклар" акчаларны сумка һәм пакетларны лезвияләр белән ертып урлыйлар. "Селкетүчеләр" таныш булмаган кешене, таныш классташ яки дус булып кочаклап, кесәләрне бушаталар. "Ширмачлар" җинаять эше вакытында пиджак яки зонтик кебек чит әйберләрне кулланып урлыйлар. "Транспортниклар" автобус һәм трамвайларда "эш" итәләр.

- Күп очракта кесә каракларыннан зыян күрүенә кешеләрнең үз игътибарсызлыгы һәм ваемсызлыгы сәбәпче. Аеруча кибетләр буенча йөрергә яратучы хатын-кызларны искәртер идем. Әйләнә-тирәдәге товарларга кызыгып йөргәндә, "дөньяны онытып" җибәрмәгез. Игътибарлы һәм уяу булыгыз. Мәсәлән, саннарга карасак та, сәүдә үзәкләрендә кесә караклары тарафыннан 40, ә җәмәгать транспортында - 25 җинаять очрагы теркәлгән, - ди Артур Муллин.

Саннарга күз салсак, агымдагы елның август аенда инде шәһәрдә кесә караклары тарафыннан кылынган 90 җинаять эше теркәлгән. Әйтергә кирәк, мондый төр җинаять эшләрен ачыклау саны да үскән. Мәсәлән, быел 33 шундый җинаять эше ачыкланган.

Кесә караклары корбаннарына әйләнмәс өчен, полиция хезмәткәрләре түбәндәге киңәшләрне истә тотарга чакыра: ялгызын гына зур акчалар белән йөрмәгез. Банкоматлардан да зур суммаларны салдырмаска тырышыгыз. Урамда акча чутлап басып тормагыз. Транспортта ишек яннарында басып тору да киңәш ителми. Сумканы тартып алып, чабып йөгерергә мөмкиннәр. Өс киемнәренең өске кесәләрендә, чалбарларның арттагы кесәләрендә, пакетларда кыйммәтле әйберләрне сакламагыз. Сумкаларны җилкәгә асып йөрергә яратучы хатын-кызларга, җәмәгать транспортына кергәндә һәм аннан чыкканда, кеше күп булган урыннарда аны кулларына алу сорала. Төртеш һәм ыгы-зыгы чыккан вакытта, сумканың игътибардан югалып, караклар табышына әверелү мөмкинлеге арта. Акча янчыгын һәм кыйммәтле әйберләрне киемнәрнең эчке ябык кесәләрендә, дипломат кебек ябык сумкаларда саклагыз. Модага кереп киткән бил каешларындагы чехолларда да телефоннарны йөртмәү яхшы булыр. Вак һәм эре акчаларны төрле акча янчыкларында саклап йөртү киңәш ителә. Җәмәгать транспортына утырыр алдыннан да, юл акчасын алдан әзерләп кую яхшырак булыр. Акча янчыкларында банк карталарының пин-кодларын сакламагыз. Аларны банк карточкасына да язмагыз! Кафеларда өс киемнәрен салып калдырганда, кесәләрегездән кыйммәтле әйберләрне алып куегыз. Карак әйберне урларга җыенганын күрсәгез - тавыш күтәрегез. Аны тоткарлап, урлаган әйберен үзендә калдырып, полиция хезмәткәрләренең килүен көтегез.

Бүген сез кемгәдер ярдәм итсәгез, иртәгә сезне коткарып калырга мөмкиннәр. Тирә-якка битараф булмагыз. Иминлегебезне бергәләп кайгыртыйк.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X