Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уяу булыгыз – сатуда ялган продукция

Шәһәребездә Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты продукциясенә охшатып ясалган ялган чисталык кәгазьләре сату очраклары ачыкланган. Аларны җирле сәүдә челтәренә Новосибирск җитештерүчеләре тәкъдим иткән. Беренче карашка чисталык кәгазьләренең Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты продукциясеннән бернинди аермасы да юк кебек. Хәтта аеруы бик авыр дип әйтергә була. Бизәлеше, язулары - барысы да өтеренә кадәр күчерелгән. Исеме...

Шәһәребездә Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты продукциясенә охшатып ясалган ялган чисталык кәгазьләре сату очраклары ачыкланган. Аларны җирле сәүдә челтәренә Новосибирск җитештерүчеләре тәкъдим иткән. Беренче карашка чисталык кәгазьләренең Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты продукциясеннән бернинди аермасы да юк кебек. Хәтта аеруы бик авыр дип әйтергә була. Бизәлеше, язулары - барысы да өтеренә кадәр күчерелгән. Исеме генә бераз башка төрле: "Челны" сүзе төшеп калган, "Набережная" дип кенә атала.

"Безгә шикле кәгазьләргә тап булулары хакында сатып алучылар хәбәр итте. Әлеге продукцияне сатып алып тикшердек, аны Новосибирск шәһәрендәге "Лорд Компани" оешмасы җитештерүе ачыкланды", - ди Чаллы катыргы-кәгазь комбинатының коммерция директоры Евгений Залогин.

КБКның хокук бүлеге башлыгы Сергей Шипицын сөйләве буенча, комбинат инде Монополиягә каршы көрәш хезмәте Новосибирск өлкәсендәге идарәсенә гариза юллаган. Шулай ук ялган бәдрәф кәгазе җитештерүче оешмага кисәтү дә җибәрелгән. Әгәр оешма билгеләнгән вакыт эчендә әлеге продукцияне җитештерүен туктатмаса, комбинат юристлары хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәчәк.

Сатып алучылар игътибарына: Чаллы КБКсы җитештергән бәдрәф кәгазе буялмаган, үзенең табигый төсендә һәм уртасында тишеге бар. Охшатып ясалган товарның уртасында тишеге юк, төсе дә караңгырак, сыйфаты сизелерлек дәрәҗәдә начар. Шулай ук озынлыгы буенча да аерылалар: "Чаллы бәдрәф кәгазе" 52 метр озынлыкта, ә Новосбирискныкы - 40 метр гына.

Чаллы катыргы-кәгазь җитештерү комбинаты кибеттә бәдрәф кәгазе сайлаганда игътибарлырак булырга киңәш итә.

Райнур Әгъләметдинов

(рәсемдә: сулда ялган чисталык кәгазе)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев