Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Узган тәүлектә Чаллыда ничә кешедә коронавирус табылган?

Антирейтинг өчлеген 18-30 яшьлекләр категориясе йомгаклый.

Узган тәүлек эчендә Чаллыда 11 коронавирус инфекциясе йоктыру очрагы теркәлгән. Республика буенча әлеге күрсәткеч - 88. Аларның берсе авыруны республикадан читтә, 87се элемтә юлы белән йоктырган. 16 кеше хастаханәгә салынган, 72 кеше өйдә дәвалана.

Инфекция йоктыручыларны күбесе (31 кеше) 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр. Икенче урында 50дән 60 яшькә кадәрге төркем (22 кеше). Антирейтинг өчлеген 18-30 яшьлекләр категориясе йомгаклый, биредә 12 яңа очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда «коронавирус инфекция» диагнозы 10 775 тапкыр куелган. Хәзерге вакытта 9 418 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 58 кеше — узган тәүлек эчендә.  

фото: https://ria.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус

2
X