Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

V дөнья татар хатын-кызлары җыены башланды

Казанда V дөнья татар хатын-кызлары җыены башланды. Җыенга Русиянең 60тан артык төбәгеннән, 18 чит илдән, Татарстанның барлык районнарыннан 400ләп делегат килгән. Иң зур делегация - Башкортстаннан. Хатын-кызлар җыенын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә уздыра. Форум програмы кысаларында делегатлар Татарстанның Арча, Биектау, Балтач, Яшел...

Казанда V дөнья татар хатын-кызлары җыены башланды. Җыенга Русиянең 60тан артык төбәгеннән, 18 чит илдән, Татарстанның барлык районнарыннан 400ләп делегат килгән. Иң зур делегация - Башкортстаннан.

Хатын-кызлар җыенын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә уздыра.

Форум програмы кысаларында делегатлар Татарстанның Арча, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарына барачаклар һәм район җирлекләрендә "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге, халыкның яшәеше, тормыш-көнкүреше, "Бишек туе"ның үткәрү тәртибе белән танышачаклар.

Казан ратушасының Колонналар залында "Калфак туе" дип аталган чара оештырылачак. Ул быел татар милли киемнәрен тәкъдим итүче дизайнерлар бәйгесе буларак узачак, ди оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев