Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вафирә Гыйззәтуллина журналистларны хөрмәт итә иде

Бүген аңа 78 яшь тулыр иде.

«Шәһри Чаллы» газетасыннан күренекле җырчы Вафирә Гыйззәтуллина турындагы истәлекләрне дә укыдым да, үзем дә хәтирәләрем белән уртаклашырга булдым», – дип хезмәттәшебез Ләлә Гайфетдинова, җырчы белән очрашуы турында сөйләде. 

– Кесә телефонымда Вафирә Гыйззәтуллинаның бәллүр тавышы яңгырый. «Китәсез дә мени аккошлар» җыры җырлый ул. Аның ихлас, колоратур сопрано тавышын беркемнеке белән дә бутап булмый. Миңа Вафирә Гыйззәтуллина белән әңгәмә корырга насыйп булды. Бу минем журналист эшчәнлегемдә акыллы, зыялы һәм бик матур ханым белән бердәнбер очрашу иде. 

1990 елда көз көне «Энергетик» мәдәният сараенда аның концерты булды. Мин Гөлзада Рзаевадан Вафирә Гыйззәтуллинаның кайда тукталганын белдем. Ул «Кама» (хәзерге кан үзәге) кунакханәсенә урнашкан иде. Иртәнге 10га очрашырга сөйләштек. Икенче көнне мине кунакханә холлында Вафирә ханым үзе каршы алды. Журналистка нинди хөрмәт! «Мин сезне көтәм,  дип елмайды. – Сез адашып, вакытыгызны әрәм итеп йөрмәсен дип каршы  төштем». Вафирә ханым караңгы зәңгәр төстәге  спорт костюмыннан, башына ак яулык бәйләгән, аягына йон носки кигән. «Мин сумкамда һәрвакыт җылы киемнәр йөртәм. Салкын көннәрдә алар мине җылыта», – диде. 

Без икенче каттагы бүлмәгә мендек. Монда халык артисты урнашканлыгы  күренеп тора иде. Вешалкада матур, затлы концерт киемнәре эленеп тора. Сумкамнан блакнотны алган арада әңгәмәдәшемә карадым һәм тагын бер кат аның табигатьтән бирелгән матурлыгына сокландым. Битендә косметика әсәре дә юк, балкып торган коңгырт күзләр! Ул иске агач урындыкта да патшабикә кебек  утырып, үзенең балачагы, яшьлек еллары турында сөйләде. Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлаган, Казан Дәүләт консерваториясендә укыган. Илебездә һәм чит илләрдә ничек алкышлаулары турында хәтирәләрен дә искә төшерде. 

«Минем мәктәп көндәлегемдә географиядән генә «4»ле иде. Әмма мин аны еллар узгач «5» легә әйләндердем. Артист язмышы сәяхәтләрдән тора. Мин Советлар Союзының барлык шәһәрләрендә, Австрия, Германия, Польша, АКШ, Төркия һәм башка илләрдә булдым», – диде елмаеп. 

Кызы турында яратып сөйләде. Кечкенәдән мөстәкыйль булып үскән кызы аны: «Кызым кайтты, хәзер сине сыйлыйбыз» дип, гастрольләрдән тәмле ризыклар пешереп каршы алган. 

Сөйләшеп бетергәч ул миңа: «Барыгызга да бәхет телим, максатыгызга ирешегез», – дип автограф язды. Һәм бездә кунакны чәй эчермичә җибәрмиләр дип, үләнле, сөтле – бик  тәмле чәй белән сыйлады.

«Кич белән концерт, озак еллар сәхнәдә булсам да, бик дулкынланам», – дип мине концертына чакырды. 

Эштән соң «Энергетик» мәдәният сараена бардым. Залда алма төшәр урын да юк. Тамашачылар яраткан җырчыларына алкышларны да, чәчәкләрне дә җәлләмәделәр. Мин тагын бер кат яраткан җырым «Китәсез дә мени аккошлар»ны тыңладым...

Кызганыч, Вафирә Гыйззәтуллинаның гомере бик иртә өзелде. Ул 55 яшендә, 2001 елның 16 сентябрендә авариягә эләгеп үлде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем хәтирәләр