Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Вафли»га баса күрмә

1 июльдән Казанда Сул як Болак һәм Париж Коммунасы урамнары киселешендә беренче «вафли» юл тамгасы төшерелә һәм «юл киселеше участогы» юл билгеләре куела. Яңалык пик сәгатьләрендә еш кына бөкеләр барлыкка килә торган юл чатларын бушатырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтәләр Казанның Транспорт комитетында.

Юл тамгалары шакмаклы рәсемнәрдән гыйбарәт. Аның ярдәмендә машина йөртүчеләр юл чатының чикләрен ачык абайлый алачак. Алда бөкеләр барлыкка килгән очракта, аңа чыгу тыела. Кара фонда ике аркылы диагональ белән сары квадрат рәвешендәге «юл киселеше участогы» юл билгесе йөртүчене юл чатында «вафли» тамгасы булуы турында кисәтә.

«Вафли» тамгасына чыккан очракта, машина йөртүчегә 1 мең сум күләмендә штраф яный.

Казан башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләргә игътибарлы булырга һәм юл билгеләре һәм тамгалары таләпләрен үтәргә куша.

 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/vafliga-basa-krm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X