Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакцина җитәрлек

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев әйтүенчә, шәһәргә 131 815 доза вакцина кайткан. Аның беренче компонентын –21226, икенчесен 104921 кеше алган.

Шәһәрдә коронавируска бәйле вәзгыять киеренке. Хәзер әлеге чир белән күбрәк яшьләр авырый, чир катлаулы формада уза. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Беркемнең дә өстәмә сәламәтлеге юк, гомер дә бер генә. Шуңа күрә вакцинаны ясатырга кирәк. Минем туганнарым авырды. Чирне авыр уздыручылары да булды. Үзем бу вирусны эләктермәдем, вакытында прививка ясаттым. Дөрес, вакцина ясаткан кешеләр дә авырый, әмма алар чирне җиңелрәк кичерә. Иң мөһиме шәһәрдә вакцина җитәрлек», – диде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка короновирус