Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакциянациядән башка юл юк!

Шә­һәр Со­ве­ты­ның чи­рат­та­гы сес­си­я­се уз­ды. Ан­да вак­ци­на­ция те­ма­сы­на да чит­тә кал­ма­ды.

Депутат Татьяна Гурьева моңа карата үз фикерен җиткерде. “Минемчә, шәһәрдә гражданнар, эшмәкәрләр, бюджет учреждениеләре җитәкчеләренең хокуклары бозыла. Баш санитар табиб Илгизәр Бариевның күп оешмаларга эпидемия күрсәткечләре буенча коронавируска каршы вакцина ясату буенча күрсәтмәләрен законсыз дип саныйм”, - диде ул.
“Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры, депутат  Илшат Фәрдиев аңа каршы чыкты. “Вакциянациядән башка юл юк бит. Каршы чыгасыз икән, башка ысулны тәкъдим итегез”, - диде.
Депутат Харис Шәрәфуллин хезмәттәшләренә белгечләр белән киңәшләшергә, вакцинациянең нәрсә икәнен яхшылап аңлатырга тәкъдим итте.
“Без коронавирус буенча килеп чыккан катлаулы вазгытьне исәпкә алып, гамәлдәге закон кысаларында эшләдек, эшлибез һәм эшләячәкбез. Кеше авырса, кая бара? Әлбәттә, табибка. Бу вакытта без аңа ышанабыз, ә бүген нәрсә? Табиб ышанычын югалтты мени?”  – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм вакцинация буенча аңлату эшләре алып баруны дәвам итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус