Шəhри Чаллы

Вакыт аз калды

Салым декларацияләрен тапшырырга теләүчеләр өчен санаулы көннәр калып бара. 30 апрельдә аның вакыты төгәлләнә. Әгәр узган ел өчен, әйтик, фатир сатып алып, НДФЛ буенча салым өлешен (вычет) алырга телисең икән, ул очракта мондый декларацияләрне ел дәвамында тапшырырга мөмкин, дип белдерде Министрлар Кабинетында булып узган брифинг барышында Татарстанның Салым хезмәте идарәсе...

Салым декларацияләрен тапшырырга теләүчеләр өчен санаулы көннәр калып бара. 30 апрельдә аның вакыты төгәлләнә.

Әгәр узган ел өчен, әйтик, фатир сатып алып, НДФЛ буенча салым өлешен (вычет) алырга телисең икән, ул очракта мондый декларацияләрне ел дәвамында тапшырырга мөмкин, дип белдерде Министрлар Кабинетында булып узган брифинг барышында Татарстанның Салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин.

Быел салым декларациясенең рәвеше берникадәр үзгәрешләр кичергән. Аны 3-НДФЛ рәвешендә тутыру таләп ителгәндә, моны компьютерда махсус программа аша эшләргә була. Әлеге программаны www.nalog.ru сайтына кереп табарга мөмкин. Марат Сафиуллин аңлатканча, программа документларны дөрес тутырырга, салым күләмен дөрес исәпләргә булыша. Шулай ук салым декларациясен "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисы аша да тутырырга була. Хәзерге вакытта республикада яшәүче 800 меңнән артык кеше әлеге системада теркәлгән.

Билгеле булганча, ел дәвамында эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, фатирын арендага биреп, йә булмаса сатып, табыш алып, салым декларациясен вакытында тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган. Кимендә 1 мең сум штрафка тартырга мөмкиннәр. Хәзерге вакытта салым органнарына 6,5 мең декларация тапшырылган. Ә инде бу документларны тапшырган затлар тиешле салымнарны 15 июльгә кадәр түләп бетерергә бурычлы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: