Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакытны дөрес бүлү – уңышның бер сере (тест)

Ә Сез вакытыгызны дөрес планлаштырасызмы? Әйдәгез, моны белү өчен тест чишеп алыйк! 1. Сез еш билгеләнгән вакыттан күбрәк эшлисезме? а) минем эш вакытым норма-ланмаган: эшкә күпме вакыт таләп ителә, шунча вакыт бүләм; б) кайчак ашыгыч эш булса, озаграк утырырга, ял көннәрендә эшкә чыгарга туры килә; в) эшкә билгеләнгән вакыт бү-ләм,...

Ә Сез вакытыгызны дөрес планлаштырасызмы? Әйдәгез, моны белү өчен тест чишеп алыйк!

1. Сез еш билгеләнгән вакыттан күбрәк эшлисезме?
а) минем эш вакытым норма-ланмаган: эшкә күпме вакыт таләп ителә, шунча вакыт бүләм;
б) кайчак ашыгыч эш булса, озаграк утырырга, ял көннәрендә эшкә чыгарга туры килә;
в) эшкә билгеләнгән вакыт бү-ләм,
артыгын юк.
2. Эш көнегезне көндәлектәге язмалар ярдәмендә планлаш-тырасызмы?
а) кагыйдә буларак, минем эш көнем минутына кадәр планлаш-тырылган;
б) гадәттә, иң әһә-миятле мәсьәләләрне һәм чараларны гына планлаштырам;
в) планлаштыруның мәгънәсен күрмим, чөн-ки планны тулысынча үтәү мөмкин түгел.
3. Сез берничә мәсьәләне парал-лель рәвештә хәл итә аласызмы?
а) иң мөһимендә игътибарымны туплыйм, калганнарын да күз алдыннан ычкындырмаска тыры-шам;
б) мәсьәләләрне эзлекле рәвештә хәл итәргә яратам;
в) тормыш Цезарь кебек: бер үк вакытта укуны, язуны һәм сөйләүне таләп итә. Әмма, кызганычка каршы, мин Цезарь түгел.
4. Сез "Акыл иясе план төземи" дигән көнчыгыш афоризмы белән килешәсезме?
а) бу хакыйкать өчен хак, әмма эшлекле кешегә туры килми;
б) әйе, үз алдыма максатлар куярга тырышам, ә аларның үтәлү юллары күбесенчә шартларга бәйле;
в) килешәм, чөнки тормыш кай якка борыласын алдан күреп-белеп булмый.
5. Коллегаларыгызның үтенечен еш үтисезме?
а) еш түгел, алар үз эшем минем өчен мөһимрәк икәнен беләләр;
б) булгалый, әмма вак мәсьә-ләләрне тизрәк хәл итәргә тырышам, калганнарын үзем өчен уңайлырак вакытка калдырам;
в) иптәшләремне үпкә-ләтмәс өчен, аларның үтенечләрен даими үтәргә туры килә.
6. Алда Сезне бик киеренке эш көне көтә. Сездә бу нинди хисләр уята?
а) киеренкелек;
б) дәрт, күтәренкелек;
в) аптырата.
7. Буш вакытыгызны, ял көн-нәрен планлаштырасызмы?
а) әйе, җентекләп;
б) гомуми генә планлаштырам;
в) юк.
8. Ял иткәндә эш турында уйлыйсызмы?
а) әйе;
б) кайвакыт;
в) юк, ял иткәндә тулысынча эш турында онытам.

Җаваплар өчен баллар: а - 5 балл; б - 2 балл; в - 1 балл.

Нәтиҗә

8 балл һәм аннан азрак. Табигатегез буенча Сез таркаурак кешесез, вакытны планлаштыру Сезнең өчен авыргарак туры килә. Иҗади һөнәрләрдә бу үзенчәле-гегез кабул итәрлек булса, бизнес өлкәсендә уңышка ирешүгә кома-чаулаячак.

8 дән 16 баллга кадәр. Яшәе-шегезне һәм эшчәнлегегезне оеш-тыруда алтын урталыктасыз. Вакытыгызны акыллы итеп планлаштыра беләсез.

16-45 балл. Сез бик максатчан һәм төгәл кешесез. Шулай да, үзегезгә куйган катгый рамка-лардан чыгып, импровизацияләргә өйрәнү дә артык булмас.

http://www.omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X