Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вандаллыкта шикле адәм Татарстан зиратында кабер ташларын 2 көн рәттән барып, берүзе җимереп йөргәне турында сөйләгән

Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратындагы вандаллыкны кем эшләгәне билгеле дип әйтергә була. Хәзерге вакытта, шушы авылда яшәүче кеше, гаебен танып, җинаять турында күрсәтмәләр бирә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Бәчек авылы кергән Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы урынбасары, авыл мәчете имам-хатыйбы Хәйдәр Сибгатуллин хәбәр итте. Искәртеп үтик, 30 апрельдә...

Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратындагы вандаллыкны кем эшләгәне билгеле дип әйтергә була. Хәзерге вакытта, шушы авылда яшәүче кеше, гаебен танып, җинаять турында күрсәтмәләр бирә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Бәчек авылы кергән Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы урынбасары, авыл мәчете имам-хатыйбы Хәйдәр Сибгатуллин хәбәр итте.

Искәртеп үтик, 30 апрельдә Бәчек авылы зиратында 93 кабер ташына зыян салынганы билгеле булды. 4 кабер ташы яраксыз хәлгә килгән иде.

Шикләнелүче кеше Урысбага авылы җирлегендә Бәчек авылында әти-әнисе белән яши, аңа әле 30 яшь тә юк. Бу кеше зираттагы кабер ташларын 2 көн рәттән барып, берүзе җимереп йөргәне турында сөйләгән. Психик яктан сәламәт булмаган бу ир-аттан хәзер сорау алалар. Хәйдәр Сибгатуллин әйтүенчә, кайбер экспертизалар җинаятькә шушы кеше катнашы булуын дәлилләгән. Сибгатуллинның сүзләренә караганда, җинаять кылучының әнисе бу хакта хәбәрдар булган дигән мәгълүмат бар. Хәзерге вакытта авылга сорау алучы һәм башка хокук саклау органнары вәкилләре килүе көтелә.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев