Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Васил Шәйхразиев: “Милли-мәдәни автономия җитәкчеләре грантлар отарга тиеш”

Россия Федерациясе төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларының гомуми суммасы 5 миллион сумнан 10 миллион сумга кадәр арттырылды. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы Президиум утырышында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров хәбәр итте. Ул татар иҗтимагый оешмаларына дәүләт ярдәменең...

Россия Федерациясе төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларының гомуми суммасы 5 миллион сумнан 10 миллион сумга кадәр арттырылды. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы Президиум утырышында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров хәбәр итте.

Совещание с участием заместителя Премьер-министра РТ Василя Шайхразиева

Ул татар иҗтимагый оешмаларына дәүләт ярдәменең 2002 елдан башлануын һәм иң элек Федераль милли-мәдәни автономия составына кергән Россия төбәкләрендәге милли-мәдәни автономияләргә юнәлтелгәнлеген искә төшереп узды. 2012 елда башлап 2017 елга кадәр грантлар конкурсы форматында эшләгәнен һәм аның төбәк милли автономияләргә генә түгел, Россия төбәкләрендә мәдәният үсеше белән шөгыльләнгән оешмаларга да бирелгәнен әйтте. Шул вакыт эчендә төбәкләргә 30 миллион сум акча тапшырылган. Анализ күрсәткәнчә, бу акчалар этномәдәни проектларны тормышка ашыруга, конференцияләр, бәйгеләр үткәрүгә, китаплар һәм белешмәлекләр нәшер итүгә юнәлтелгән. Данис Шакиров гаризалардагы төп проблемаларны урыннарны да әйтеп узды. "Чыгымнар сметасы югары, проектны тормышка ашыру схемасы өйрәнелмәгән булып чыга, максатсыз акча тоту, җиһазлар сатып алу пунктларын да уңай бәяләмибез", - дип аңлатты ул.

Совещание с участием заместителя Премьер-министра РТ Василя Шайхразиева

Данис Шакиров Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларының гомуми күләме ике тапкыр арттырылуын һәм бу хакта Хөкүмәт карарының 2018 елда чыгачагын әйтте. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты грантлар өчен документлар әзерләргә өйрәтү буенча семинар да оештырырга җыена.

"Милли-мәдәни автономия җитәкчеләре бу грантларда катнашырга һәм аны отарга тиешләр, - диде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев. - Беренчедән - үз өлкәләрендәге грантлар, икенчедән - Татарстан грантларына, өченчесе - Россия күләмендәге грантлар".

Совещание с участием заместителя Премьер-министра РТ Василя Шайхразиева

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов бу фикерне дәвам итеп кайбер автономияләрнең федераль грантлар алу тәҗрибәсен күрсәтеп узды, 2,9 миллион сум грантка ия булган Красноярск өлкәсен мисал итеп китерде.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/20/150668/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев