Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ватанны саклаучылар бәйрәме

Фәрит Салахов 77 елдан соң үз героен тапкан бүләкне тапшырды.

Ватанны саклаучылар бәйрәме

Балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә шәһәрнең ир-егетләре өчен концерт булды. Чаллының Ватынны саклаучыларын башкарма комитет җитәкчесе ФәритСалахов котлады. 

Фәрит Салахов 77 елдан соң үз героен тапкан бүләкне тапшырды. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Таман Кызыл байрак дивизиясенең укчылар ротасы бүлекчәсе командиры, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Сабир Мостафаев сугыш юлын узган. Чехословакиядә сугышчан заданиене яхшы үтәгәне өчен "II дәрәҗә Ватан сугышы ордены"на тәкъдим ителгән, ләкин авыр яралану сәбәпле, бүләген ала алмаган. Бүләкне бу көнне аның кызлары: Нурсимә Мостафаева, Клара Орлова, Вәлидә Трофимова, шулай ук Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадетлар мәктәбендә белем алучы оныкчыгы Кәрим кабул итеп алдылар. Яшь чаллылы үз юлын сайлаган инде. Бабасы кебек үк, ул да Ватанны саклаячак.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев