Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Веганлыкны дингә тиңләрләрме?

Бөек Британиядә веганлык (вегетарианлыкның кискен формасы) дингә охшаш, шуңа күрә аның «Тигезлек турындагы акт» яклавына эләгүе мөмкин.

Мондый карар кабул итүнең инициаторы булып илдә яшәүче Джорди Касамитжан тора. Ул хезмәттәшләренә оешмаларының җитәкчесе хайваннарда сынау тәҗрибәләре үткәрә торган компаниягә акча күчерүе турында сөйләгәннән соң эштән куылган.
Джорди Касамитжан сүзләренә караганда, эштән азат итү аның инануларын дискриминацияләү булып тора. Ул билгеләп үткәнчә, аның инануы, яшәү рәвеше гади веганлык кына түгел, ә «этик веганлык». Чөнки ул үзенең сәламәтлеге турында гына түгел, әйләнә-тирә мохит турында да кайгырта.
Исегезгә төшерәбез: «Тигезлек турында акт», дин тоту һәм инану, шулай ук яшь, раса, җенес, авырлы булу һәм инвалидлык кебек үк, дискриминация өчен сәбәп була алмый. Хәер, документта дин һәм ышануның нәрсә булуы аныкланмый. Нәкъ менә шуны хәзер махсус төзелгән комиссия хәл итәргә тиеш.

 

https://kiziltan.ru/kyzyk-news/16421-veganlykny-ding-tilrlrme.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев