Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Велосипедчыга да, җәяүлегә дә таләп бер үк

Чаллының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, алга таба җәяүлеләр юлының буеннан-буена бары тик ак-сары "зебра" гына төшереләчәк. Шулай итеп, велосипедчылар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә китергән тупас хата төзәтелә. Эш шунда: зебра алдындагы пандуслар "уңайлы мохит" программасы кысаларында, инвалидлар һәм коляскалы әниләр йөрү өчен ясалган иде. Ләкин соңрак аларга велосипед рәсеме дә төшерелде....

Чаллының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, алга таба җәяүлеләр юлының буеннан-буена бары тик ак-сары "зебра" гына төшереләчәк.

Шулай итеп, велосипедчылар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә китергән тупас хата төзәтелә. Эш шунда: зебра алдындагы пандуслар "уңайлы мохит" программасы кысаларында, инвалидлар һәм коляскалы әниләр йөрү өчен ясалган иде. Ләкин соңрак аларга велосипед рәсеме дә төшерелде. Әлеге билге, кайбер велосипедчылар тарафыннан машина юлын транспортка утырган килеш чыгарга рөхсәт буларак кабул ителде. Бигрәк тә яшүсмерләр фикеренчә, машина йөртүчеләр аларга юл бирергә тиеш.

Бу нисбәттән, велосипедчыларга искәртү зыян итмәс. Юл йөрү кагыйдәләре буенча, машина юлы аша җәяүлеләр үтә торган урыннан чыккан вакытта велосипедчы транспортыннан төшәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев