Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветераннарны бүләкләделәр

Чаллыда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Шушы көннәрдә Комсомол районында "1941-1945 еллардагы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы" медален тантаналы шартларда ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә тапшырдылар. 20нче мәктәптә 53 ветеран әлеге медаль белән бүләкләнде. "Сез сугыш вакытында да, аннан соң илне күтәрү елларында да батырлык күрсәттегез. Җиңү...

Чаллыда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.

Шушы көннәрдә Комсомол районында "1941-1945 еллардагы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы" медален тантаналы шартларда ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә тапшырдылар. 20нче мәктәптә 53 ветеран әлеге медаль белән бүләкләнде. "Сез сугыш вакытында да, аннан соң илне күтәрү елларында да батырлык күрсәттегез. Җиңү һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә", - дип, Комсомол районы башлыгы Владислав Гаврилов ветераннарга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Мәктәп укучыларының концерты да өлкәннәр күңеленә хуш килде.

***

Кичә "Энергетик" мәдәният сараенда 20дән артык ветеранга тантаналы шартларда истәлек медальләре тапшырылды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев бүгенге якты киләчәгебез өчен фронтта аяусыз көрәшкән ветераннарга, Җиңү өчен көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәренә рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстан Дәүләт Советының социаль комитет рәисе Светлана Захарова Бөек Ватан сугышының, аннан соңгы елларның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган тере легендаларга мөрәҗәгать белән чыкты. "Безгә тыныч тормыш бүләк иткән хөрмәтле ветераннарыбыз, безнең буын сезнең батырлык, фидакарь хезмәтегез алдында баш ия. Дәүләт Советы исеменнән сезгә үтенечем бар: сугыш турында дөрес мәгълүматларны балаларыгызга, оныкларыгызга, кыскасы, яшь буынга җиткерегез. Илебез тарихында калдырган тирән эзләрегез, батырлыгыгыз онытылырга тиеш түгел", - диде Светлана Михайловна.

***

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарны хөрмәтләү кичәләре Үзәк һәм Автозавод районнарында да дәвам итә. Җитәкчеләр Бөек Ватан сугышы дәһшәтләрен үз күзләре белән күргән өлкән буынга кадер-хөрмәт күрсәтәчәкләрен белдерделәр.

Зөлфия ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев