Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветераннарны “Шәһри Чаллы” газетасы аша бушлай котла!

Тиз­дән, 9 май Бө­ек Җи­ңү бәй­рә­ме җи­тә. Әби-ба­ба­ла­ры­быз, өл­кән яшьтә­ге әти-әни­лә­ре­без, ту­ган­на­ры­быз, апа-абый­ла­ры­быз иле­без­гә ба­сып кер­гән фа­шис­тик Гер­ма­ни­я­не тар-мар итү­дә үз көч­лә­рен, яшь­лек­лә­рен, хәт­та го­мер­лә­рен кыз­ган­ма­ды­лар. Фронт­та су­гыш­ты­лар, тыл­да ба­ры­сы да җи­ңү өчен, дип хез­мәт ит­те­ләр. Алар һәрвакыт хөрмәткә лаек.

Хөр­мәт­ле мил­ләт­тәш­ләр! Әй­дә­гез бү­ген­нән үк без­гә Бө­ек Җи­ңү ки­тергән ве­те­ран­нар­ны шу­шы олы бәй­рәм бе­лән "Шәһ­ри Чал­лы" га­зе­та­сы аша тәб­рик итик! Без сез­нең кот­лау­лар­ны 25 май­га ка­дәр буш­лай ка­бул итә­без. Тәбрик­лә­ү­ләр га­зе­та бит­лә­рен­дә, сай­ты­быз­да һәм со­ци­аль чел­тәрләр­дә урын ала­чак.

Һәм та­гы бер бү­ләк, ве­те­ран­нарга, өл­кән яшь­тә­ге ка­дер­ле ке­ше­лә­ре­гез­гә Җи­ңү бәй­рә­ме уңа­ен­нан 2017 ел­ның икен­че яр­ты ел­лы­гы­на "Шәһри Чал­лы" га­зе­та­сын яз­ды­рып алар­ны шат­лан­ды­ры­гыз. Без­нең 00101 индексы бе­лән чы­га тор­ган җом­га са­ны 540 сум гы­на. Өл­кән ке­ше­ләр га­зе­та укырга яра­та, алар­ны шу­шы бә­хет­тән мәх­рүм ит­мә­гез!

Кот­лау­лар­ны ре­дак­ци­я­без­дә (Чал­лы-ТВ би­на­сы, 27/19 йор­ты, 229 бүлмә) ка­бул итә­без. Шу­шын­да ук "Шәһ­ри Чал­лы"га да язы­лыр­га мөм­кин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев