Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветеранны котладылар

Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Кашап улы Хәйдәровка 95 яшь тулды. Аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы хакиме Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырылды.

Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Кашап улы Хәйдәровка 95 яшь тулды. Аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы хакиме Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырылды.

Мансур Кашап улы Чечен Республикасының Грозный шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа.
Мәктәптә 4 сыйныф тәмамлый. 1940 елда колхозга тракторчы булып эшкә чыга. 1942 елда уку полкына хәрби хезмәткә алына. 1943 елда, укуны тәмамлагач, кече сержант исемен ала һәм Ерак Көнчыгыш фронты карамагына җибәрелә. Япония белән чиктә хезмәт итә, зенитчы буларак хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

1948 елда демобилизацияләнә, өйләнә. Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге заводында 1973 елга кадәр электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли. 1973 елда Чаллыга күчеп килә.
Лаеклы ялга кадәр “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең ремонт-инструменталь заводында эшли. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бәхетле язмыш иясенең ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
Ул -  ІІ дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Батырлык өчен медале, эш урыныннан мактау грамоталары белән бүләкләнгән хөрмәтле кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев