Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

VIII еллык Халыкара «Тынычлык» премиясенә гаризалар кабул итү бара

Иҗтимагый инициативалар, волонтерлык, хәйриячелек һәм җәмгыять файдасына башка эшчәнлек өлкәсендә иң яхшы эшләр өчен тапшырыла торган VIII еллык халыкара «Тынычлык» премиясенә гаризалар кабул итү башланды.

Иҗтимагый инициативалар, волонтерлык, хәйриячелек һәм җәмгыять файдасына башка эшчәнлек өлкәсендә иң яхшы эшләр өчен тапшырыла торган VIII еллык халыкара «Тынычлык»  премиясенә гаризалар кабул итү башланды. 2012 елдан бирле ел саен «Тынычлык» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы әлеге конкурсны үткәрә. Аның төп максаты-хәзерге заман геройларын эзләү, тынычлыкны һәм игелекне популярлаштыру.

2018 елда гына да премиядә катнашу теләге белдереп Россиянең 75 төбәгеннән 850дән артык гариза кергән. Быел премия Халыкара дәрәҗәгә чыкты, шуңа күрә конкурста 14 яшьтән башлап, шул исәптән чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да катнаша ала.

Тынычлык премиясе 8 номинациядә тапшырыла: «Игелекле яңалыклар», «Елның игелекле оешмасы», «Акыллы инициатива», «Бернигә карамастан», «Экологик җаваплылык», «Игелекле коллектив», «Батырлык» һәм «Халык премиясе».

Гаризаны сайтта 2019 елның 1 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Конкурс Нигезнамәсе белән монда танышырга була.

 

http://nabchelny.ru/news/37618

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев