Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вируслы мәхәббәт

Татарстан Дәүсоветы депутатына берничә журналист ханым шикаять белдергән. Аларны бер депутатның йомшак җирләренә кагылулары, ямьсез тәкъдимнәр ясавы берләшергә мәҗбүр иткән. Бу өч журналист кына бәлкем үзләрен яклый да алмаган булыр иде, ләкин Татарстан матбугаты Дәүсоветка байкот игълан иткән. Шулай итеп Дәү­совет чараларын яктыртучы калмаган. Ышандыгызмы? Юк, әлбәттә! Мин дә ышанмас...

Татарстан Дәүсоветы депутатына берничә журналист ханым шикаять белдергән. Аларны бер депутатның йомшак җирләренә кагылулары, ямьсез тәкъдимнәр ясавы берләшергә мәҗбүр иткән. Бу өч журналист кына бәлкем үзләрен яклый да алмаган булыр иде, ләкин Татарстан матбугаты Дәүсоветка байкот игълан иткән. Шулай итеп Дәү­совет чараларын яктыртучы калмаган. Ышандыгызмы? Юк, әлбәттә! Мин дә ышанмас идем. Татарстан матбугаты бердәм була аламы инде? Без бит дәүләтнекенә, "сары"га, интернет басмага, газета-журналга, тагын әллә нинди төркемнәргә бүленеп беткән. Аннан килеп, әле бит эчке цензура дигәне бар. Ул каһәрең алга таба да яшисе бар дип тәкрарлап тора. Татар матбугаты исә, ничек кенә төрләндерсәң дә, санаулы гына. Бер җирдә яманатың чыктымы, икен­чесендә сине кочак җәеп каршы алучы юк. Ә бит Слуцкий вакыйгасы асылында ирләр белән хатыннар бәрелеше генә түгел, журналистикага басым турында да сүз бара. Журналистикага басым юк дип кем әйтә ала? Мисалга зур рәсми оешмаларны түгел, үзебезнеке саналган Татар конгрессын гына алыйк. Берәр чара уздыра башласалар, чараны яктыртучылар исемлегенә җайлы журналистлар гына керә. Күпне белә, күпне күрә торганнары конференция булачак бүлмәгә үтми генә. Безнең милли җанлы Гөлназ Бәд­ретдинова дигән журналистыбыз бар. Ул нинди генә чара булмасын, милли әсәр­ләр, татар теле турында сораулар бирә. Еш кына шушы сораулары өчен төр­ле сүзләр, хәтта түбәнсетүләр ишетергә мәҗбүр була. Шаляпин фестиваленә кагылышлы матбугат чарасы да Гөлназ өчен күңелсез тәмам­ланган. Күңеле тулган Гөлназ фейсбуктагы битенә менә болай язып куйган иде: "Эшем­дә мондый оятсызлыкны күптән ишет­кәнем юк иде. Хәтта Америкадан опера җырчысы Лестер Линч түзмәде. Мине як­лап чыкты! Ә сәбәп мондый: сезнең татарчагыз бер­кемгә дә кызык түгел! Уйламагыз да, көт­мәгез дә (безнең опера театры җитәкче­леге). Ә Линч: "Нишләп әле? Бик тә кызык! Бигрәк дә милли телдә яңгыраса!" Шушы вакыйга куерганда журналистларга бер­дәм­лек күрсәтеп залдан чыгып китәсе генә дә бит! Юк шул, кәмит карагандай авызны ерып, йә булмаса шым гына утырабыз. Хәер, Гөлназны ул вакытта яклаучылар табылды. Җырчы Эльмира Кәлимул­лина да опера җитәк­че­легенә тискәре мөнәсәбә­тен белдерде. Ә Дәүсоветка килгәндә... Юк, юк, бездә андый хәл һич кенә дә була алмый. Булса да, татар депутатлары белән татар журналистлары өйдәгене тышка чыгармыйча гына хәл итү ягын карар иде кебек. Ә инде бер-бер хәл булып, тышка чыга калса, депутатлар аны "единогласно" уңай якка борып җибәрә алыр иде. Журналистларга хезмәтче икәнлекләрен юкка гына искә төшермәделәр бит инде. Слуцкий очрагы вируслы булды. Аны көлкегә борудан бигрәк, ул безгә хәлебезне көзгедән күрсәткән кебек күрсәтте. Кая инде ул хатыннар намусын яклау, тел кадәр телен яклый алмаган кавем бит без. Милләт тә, халык та түгел, кавем... Күптәннән кавем. http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев