Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәвит Шакиров армиядә хезмәт иткән вакытта 5 тәүлек утырып чыккан

Җәвит Шакиров 23 февраль уңаеннан солдат чагын искә ала. Әлеге фотода 19 яшьлек чагы. Культура агарту училищесының беренче курсын тәмамлагач, аны армия сафларына алып китәләр. Финляндия һәм Эстония чигендә 1980-1982 елларда хезмәт итә ул. Ике елдан соң гына армиядән кайтып, укуын тәмамлый. - Ул чакларда авылга яшел фуражка киеп кайткан...

Җәвит Шакиров 23 февраль уңаеннан солдат чагын искә ала. Әлеге фотода 19 яшьлек чагы. Культура агарту училищесының беренче курсын тәмамлагач, аны армия сафларына алып китәләр. Финляндия һәм Эстония чигендә 1980-1982 елларда хезмәт итә ул. Ике елдан соң гына армиядән кайтып, укуын тәмамлый. - Ул чакларда авылга яшел фуражка киеп кайткан көннәрне искә алсам - герой кайткан диярсең! - дип сөйләде Җәвит абый "Матбугат.ру"га. Гармунда уйнагач, Җәвит Шакировны армиядә бик ярата торган булганнар. Әмма үзе белән хезмәт иткәннәрне яклаган өчен бер-ике тапкыр эләгә үзенә. Отпусктан ике тәүлек соңлап килгән өчен биш тәүлек гауптвахтада да утыра. Шуңа туган ягына кайтырга 3 ай кала дусларыннан аерып, аны Ригага җибәрәләр. Иң авыр җәза шул була. Бер ел да тугыз ай хезмәт иткән дуслардан аерылу бик авыр иде, ди ул. Ул вакытларда армиядә хезмәт итеп кайту бик почётлы эш дип саналды. Җәвит Шакиров та үз бурычын үтәгән дип саный. matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X