Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе ачылуга әзерләнә

Яңа уку елына капиталь ремонттан соң "М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе" ачылачак.

Объектның әзерлеге 99,5% тәшкил итә.  
Фасадны керамогранит плитка белән тышлау, бизәкләү эшләре башкарылган, яңа ишекләр, тәрәзәләр һәм витражлар урнаштырылган, барлык инженерлык системалары (суүткәргеч, канализация, электр белән тәэмин итү, һ.б.) алмаштырылган, бассейн касәсен урнаштыру эшләре башкарылган. Бүгенге көндә бассейн гидравлик сынаулар үтә. Аның касәсе 1,6 метр тирәнлектәге 25 метрлы 6 юлдан тора. Түбән күчеш 5 метр тәшкил итә.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен чишенү бүлмәләре душ кабиналары белән җиһазландырылачак.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш спорт бассейн