Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин ковид күрсәткече аеруча югары булган төбәкләргә ярдәм итәргә кушты

Ул бу бурычларны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына йөкләде.

Россия Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясе белән авыручылар күп булган төбәкләргә кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә кушты.
«Бу катлаулы вазгыятьтә сәламәтлек саклау системасы өзеклексез эшләргә тиеш. Хөкүмәтне көндәлек режимда дарулар, кислород җитәрлек булуын  тикшереп торуын, вазгыятьне контрольдә тотуларын сорыйм», — диде Президент РФ Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда.
Путин аерым субъектларга «кул белән эшли торган режимда ярдәм кирәк» диде. «Сәламәтлек саклау министрлыгын төбәкләргә кадрлар ярдәме күрсәтүен, кирәк булган урыннарга югары класслы белгечләр җибәрүен, шул исәптән алдынгы медицина клиникаларыннан табиблар юллавын сорыйм», — дип белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус