Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы "Кванториум" балалар технопаркында булдылар

Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы "Кванториум" балалар технопаркында да булдылар. Технопарк холлында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров махсус презентация барышында Россия Президентына илдә соңгы җиде елда югары технологияләр өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде. РФ Элемтә министрлыгы башлыгы билгеләгәнчә, Россиядә ИТ-парклар 2008 елда...

Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы "Кванториум" балалар технопаркында да булдылар. Технопарк холлында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров махсус презентация барышында Россия Президентына илдә соңгы җиде елда югары технологияләр өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде. РФ Элемтә министрлыгы башлыгы билгеләгәнчә, Россиядә ИТ-парклар 2008 елда эшли башлаганнан бирле 20 мең яңа эш урыны булдырылган, җитештерелгән продукция һәм күрсәтелгән хезмәтнең гомуми күләме 180 млрд. сум тәшкил итә, шулардан 50 млрд. сум - 2005 елда.

Шулай ук Никифоров Татарстанда зур күләмле федераль проект - Иннополис шәһәре проектның гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Птутинга Россиянең киләчәк ИТ-башкаласы төзелеше һәм алга таба үсеш юнәлешләре турыда тулырак сөйләде. Шуннан Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов "Кванториум" балалар технопаркы эшчәнлеге белән таныштылар һәм дәресләр барышын күзәттеләр.

Кунакларга яшь галимнәрне проектлау нигезләрен һәм дистанцион пилотлана торган транспорт чараларын булдыру нигезләрен, лазер технологияләре һәм программалар язу нигезләрен укыту алымнары турыда сөйләделәр. РФ Президенты күргәннәргә кәнәгать калды һәм укучыларга яңа уңышлар теләде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X