Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин Менделеевскта «Аммоний» комплексын эшләтеп җибәрде

Аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын Менделеевскта эксплуатациягә кертергә әзерләделәр. Бүген кич аны Чаллы шәһәреннән Россия Президенты Владимир Путин эшләтеп җибәрде. «Аммоний» АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, комплекс эшләтеп җибәрүгә әзер, дип хәбәр итте. Владимир Путин команда бирде: «Эшләтеп җибәрергә рөхсәт бирәм!». Комплекс проект куәтенә чыгу...

Аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын Менделеевскта эксплуатациягә кертергә әзерләделәр. Бүген кич аны Чаллы шәһәреннән Россия Президенты Владимир Путин эшләтеп җибәрде. «Аммоний» АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, комплекс эшләтеп җибәрүгә әзер, дип хәбәр итте.

Владимир Путин команда бирде: «Эшләтеп җибәрергә рөхсәт бирәм!». Комплекс проект куәтенә чыгу өчен эшләтеп җибәрелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Журналистлар белән әңгәмәсендә Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков хәбәр иткәнчә, «продукция җитештерүне валюта тирбәнешләренә бәйле рәвештә елына 20 млрд. сумга җиткерергә исәплибез. Безгә кредитларны бирергә кирәк, чөнки завод заем акчаларына корылды, һәм хәзер хезмәт коллективы бөтен көчен куеп эшләргә җыена».

Искәртәбез, «Аммоний» заманча югары технология комплексы өстенлекле инвестицион проектларның берсе буларак карала һәм ул Менделеевскта минераль ашламалар җитештерү буенча гамәлдәге завод базасында гамәлгә ашырылды.

Комплекс төзелешен финанслауны киңәйтү турындагы карар 2008 елның 15 сентябрендә «Внешэкономбанк»ның Владимир Путин рәислегендәге күзәтү советы утырышында кабул ителгән иде.

«Аммоний» комплексы проекты җентекләп әзерләнгәннән соң Haldo Topsoe Дания компаниясе технологиясе сайлап алынды. 2010 елның 13 ноябрендә Япониядә Mitsubishi Heavy Industries һәм Sojitz Corporation Япония компанияләре, шулай ук CNCEC Кытай компаниясе составында чит ил компанияләре консорциумы белән контракт төзелде. Консорциум заводның төп технологик линияләрен төзүне тәэмин итте.

«Аммоний» Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков ассызыклаганча, шартнамә EPC шартларында («эшләп бетерелгәнче») төзелде. Инфраструктура булдыруны Россия подрядчигы - "НИИК" ААҖ (Дзержинск, Түбән Новгород өлкәсе) тәэмин итте. Комплексны 1,4 млрд. доллар күләмендә финанслауны «Внешэкономбанк» (JIBIC Япония банкы һәм дәүләт гарантиясе нигезендә Япония банклары кредитлары рәвешендә) һәм Татарстан тәэмин итте.

2015 елның июнендә «Аммоний» комплексында беренче партия продукция - аммиак алынды. Продукция чыгаруның фаразлана торган еллык күләме -717 мең тонна аммиак, шул кадәр үк карбамид, 233 мең тонна метанол, 300 мең тонна чамасы аммиак селитрасы, диде Ринат Ханбиков.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев