Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин Татарстан халкын ТАССР төзелүгә 100 ел тулу белән котлады

Татарстан Республикасы иң алдынгы төбәкләрнең берсе булып санала, ди Россия Президенты.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан халкын ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу белән котлады. Котлау тексты Россия Президенты сайтында чыкты.

«Кадерле дуслар! Сезне чын йөрәктән олы, истәлекле юбилей — Татарстан Республикасының 100 еллыгы белән котлыйм. Республиканың барлыкка килүе сезнең борынгы җирегезнең бай тарихында әһәмиятле этап булды, телне, Идел һәм Чулман ярларында гасырлар дәвамында яшәүче халыкларның уникаль мәдәни һәм рухи мирасын саклауга ярдәм итте.

Күпмилләтле Татарстан Россия дәүләтчелеген ныгытуга, илебез икътисадын, фәнне, мәдәниятне, мәгарифне үстерүгә керткән өлеше белән чын күңелдән горурлана. Һәм, әлбәттә, илебезгә һәм дөньяга танылган язучылар һәм шагыйрьләр, галимнәр һәм музыкантлар, абруйлы җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең искиткеч плеядасын бүләк итүе белән дә горурлана.

Бүген Татарстан Республикасы хаклы рәвештә иң алдынгы төбәкләрнең берсе булып санала. Монда зур инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудырылган, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында, энергетика һәм өзелеш комплексларында, социаль өлкәдә масштаблы инициативалар тормышка ашырыла.

Татарстанлыларның үз Ватанын ихлас яратуы, ата-бабаларының гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт белән каравы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгы турында изге истәлекләрне саклавы, бәйрәмдә дә, эштә дә, кайгыда да, шатлыкта да бергә булуы, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә омтылуы куандыра.

Быел безнең илгә хәтәр эпидемия таралу куркынычы белән очрашырга туры килде. Без бергәләп бу җитди борчуларны җиңәрбез дип ышанам.

Сезгә яңа казанышлар, иминлек телим. Тагын бер кат бәйрәм белән», диелә Президент мөрәҗәгатендә.

Фото: kremlin.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев