Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин Татарстанга ышаныч баглый

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Татарстанга эш сәфәре белән килүе, аның кысаларында Яр Чаллыда булуы, Илбашының республикага зур ышаныч баглавын күрсәтә, моның кадерен белергә кирәк - бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында хатын-кыз журналистлар белән узган очрашуда шулай дип белдерде. "Килгән икән, - бу бик яхшы. Президент начар...

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Татарстанга эш сәфәре белән килүе, аның кысаларында Яр Чаллыда булуы, Илбашының республикага зур ышаныч баглавын күрсәтә, моның кадерен белергә кирәк - бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында хатын-кыз журналистлар белән узган очрашуда шулай дип белдерде.

"Килгән икән, - бу бик яхшы. Президент начар яисә күңеле ятмаган җиргә бармый. Барысы да бик яхшы, югары дәрәҗәдә узды дип саныйбыз. Бу безнең республикага карата зур ышаныч. Илбашының безгә килеп, "КАМАЗ" предприятиесен 40 еллык юбилее белән котлап, җылы теләкләр юллавының кадерен белергә кирәк", - дип, Р. Миңнеханов Владимир Путинның Яр Чаллыга килүе зур мәртәбә булуына ишарәләде. Ул ассызыклаганча, шул рәвешле, беренче йөк автомобиле чыгарылуга 40 ел тулу белән котлап, РФ Президенты катлаулы чор кичергән автомобиль сәнәгатенә ярдәм булачагына өметләндерде.

"Алар Яр Чаллыны махсус сайлады, чөнки "КАМАЗ" Россия армиясен автомобильләр белән тәэмин итә торган завод булып тора. "КАМАЗ"да яхшы эшләнмәләр шактый, авырлыкларга карамастан, завод модернизацияләнә, Россия армиясе ихтыяҗларын канәгатьләндерә", - дип, Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприиятиесенең ил күләмендәге роленә игътибарны юнәлтте.

ТР Президенты "Аммоний" проектына тукталып, заманында Татарстан республика территориясендә шундый завод төзү инициативасы белән чыккач, әле ул вакытта Премьер-министр вазифасында булган Владимир Путинның бу идеяне хуплавын искәртте. Р. Миңнеханов сүзләренә караганда, ул моның кирәклеген белдергән 10 процент кешеләрнең берсе булды, гәрчә башка 40 процент моңа каршы, тагын яртысы бөтенләй битараф булса да. "Без аның ышанычы чынга ашканын исбатладык. Бу яңа буын технологияләр кулланылган бик заманча завод", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X