Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин Украина Президенты белән телефоннан сөйләште

Русия Президенты Владимир Путин Украина Президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшү уздырды

Русия Президенты Владимир Путин Украина Президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшү уздырды, әңгәмә Украина ягы инициативасы буенча узды, дип хәбәр итте дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Ул билгеләп үткәнчә, президентлар Донбасстагы конфликтны җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алышты. Дмитрий Песков әйтүенчә, Владимир Путин һәм Владимир Зеленский “ике яктан да мәҗбүри тотып торылучы кешеләрне” кайтару буенча экспертлар дәрәҗәсендә эшне дәвам итәргә килештеләр.
Элегрәк Владимир Зеленский Владимир Путинга Минскида очрашу үткәрергә тәкъдим иткән иде. Ул билгеләп үткәнчә, анда, шулай ук, АКШ, Франция, Бөек Британия һәм Германия башлыклары катнашырга тиеш.

Владимир Путин үзе, журналистлар үтенече буенча Владимир Зеленский тәкъдименә аңлатма биреп, Русия беркайчан да Донбасстагы низагны җайга салуның бер генә форматыннан да баш тартмады, дип билгеләп үтте. Ул, шулай ук, мондый очрашу яхшы әзерләнгән булырга тиеш, диде.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/vladimir-putin-ukraina-prezidenty-bel-n-telefonnan-s-yl-shte/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X