Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вәлиев Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында: һәркемгә катнашырга кирәк

Гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак

оронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә күчерелгән Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә һәркемгә катнашырга кирәк.

Мондый фикерне “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәдә язучы, шагыйрь Разил Вәлиев белдерде.

«Әлегә бездә тулы кыйммәтле граждан җәмгыяте юк, шуңа күрә мондый гомумдәүләт сәяси чараларында катнашу һәр граждан һәм тулаем ил өчен бик мөһим», - диде Вәлиев. Нәкъ менә халык Конституциягә төзәтмәләр кабул итәргәме-юкмы икәнен дөрес билгели. Тавыш бирү яки каршы тору - ул һәр аерым алынган кешенең эше, ләкин катнашырга кирәк, дип йомгаклады язучы.

Июнь башында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең яңа датасын билгеләде - 1 июль. Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Конституциягә төзәтмәләр йөзгә якын федераль закон үзгәрешенә китерәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев