Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вәлиеваның допинг-тесты уңай нәтиҗә биргән

Халыкара Олимпия комитеты спортчыга Олимпиаданы дәвам итәргә рөхсәт бирә торган карарга протест ясарга җыена.

Халыкара тестлаштыру агентлыгы матбугат хезмәте Камилә Вәлиеваның допинг-тестлаштыру ситуациясенә карата аңлатма бирде. Оешма сүзләренчә, узган елның декабрендә Россия фигуристкасыннан алынган кан үрнәге тыелган матдә триметазидинга уңай нәтиҗә биргән.

«Россия агентлыгы РУСАДА спортчыдан тестны 2021 елның 25 декабрендә Санкт-Петербургта фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты вакытында алды. 8 февральдә Стокгольмдагы аккредитацияләнгән ВАДА лабораториясе ВАДА матдәләре исемлеге нигезендә гормон яки метаболизм модуляторы буларак классификацияләнгән триметазидинның канда булуына уңай нәтиҗә күрсәтүен хәбәр итте», — диелә Халыкара тестлаштыру агентлыгы матбугат хезмәте белдерүендә.

8 февральдә Вәлиева РУСАДА ярышларыннан вакытлыча читләштерелде, әмма ул апелляция бирде, шуннан соң аны читләштерү гамәлдән чыгарылды. Уңай тест нәтиҗәсе Олимпия уеннары башланганчы ук алынганлыктан, эш Халыкара Олимпия комитеты юрисдикциясендә түгел. Әмма Халыкара Олимпия комитеты әлеге карарны кире кагу һәм Олимпиаданы дәвам итәргә рөхсәт бирү турындагы карарга протест ясарга җыена, эшне Спорт арбитраж судының күчмә панеле караячак.

Фото: © Алексей Филиппов / РИА Новости 

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон о спорте