Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары

19 июльдә мөселманнар фаҗигале төстә гомере өзелгән танылган татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) каберенә зиярат кылып, аның рухына багышлап догалар укырга ниятли. Чара Казан "Мөселман зираты"нда (Мамадыш тракты, 40) иртәнге 9.00 дә башлана. Әлеге чарада катнашырга теләүчеләр сәгать 8.30 да Апанай мәчетендә җыела....

19 июльдә мөселманнар фаҗигале төстә гомере өзелгән танылган татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) каберенә зиярат кылып, аның рухына багышлап догалар укырга ниятли.

Чара Казан "Мөселман зираты"нда (Мамадыш тракты, 40) иртәнге 9.00 дә башлана. Әлеге чарада катнашырга теләүчеләр сәгать 8.30 да Апанай мәчетендә җыела. Зиратка автобус алып бара.

Шул ук көнне сәгать 11.00 дә Вәлиулла хәзрәт нигез салган "Иман" нәшрияты чыгарган китап ("ИМАН" НӘШРИЯТЫ СОВЕТ ЧОРЫ ИМАМЫНА БАГЫШЛАНГАН КИТАП ЧЫГАРДЫ) тәкъдим итү чарасы уздырыла. Әлеге чара Апанай мәчетендә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев