Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Волейбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы Казан шәһәре логотибын ясаганнар

Волейбол буенча дөнья чемпионаты 2020 елда Россиянең ун шәһәрендә, шул исәптән Татарстан башкаласында узачак

Халыкара волейбол федерациясе (FIVB) 2022 елда Россиядә ир-атлар арасында волейбол буенча дөнья чемпионатының символикасын тәкъдим итте. Чемпионатны оештыручы шәһәр буларак Казанның символы итеп Кол Шәриф мәчете сурәте һәм аның фонындагы Зилант рәсеме ясалган.

Волейбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 2022 елның 26 августыннан 11 сентябрьгә кадәр узачак. Ул FIVB тарихында егерменче чемпионат була. Дөнья чемпионаты матчлары Россиянең ун шәһәрендә (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Калининград, Ярославль, Уфа, Екатеринбург, Новосибирск, Кемерово һәм Красноярск) узар дип көтелә. Резервтагы шәһәр — Белгород.

Дөнья чемпионатында ир-егетләрдән торган җыелма 24 команда катнаша. Хәзерге вакытта чемпионатта чыгыш ясаячак ике команданың исеме билгеле. Алар — гамәлдәге дөнья чемпионы буларак Польша җыелмасы һәм турнир хуҗасы буларак Россия җыелмасы.

Турнирның форматы — 17 көн эчендә 70 матч. Мәскәүдәге «Алтылык финалы» аның кульминациясе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев