Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

WorldSkills russia 2019 милли чемпионатында төрле яшьтәге белгечләр ярышачак

Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталыкка дөнья чемпионаты 67 илдән 1400дән артык катнашучы һәм 3 500 волонтерны җыячак.

ТР Министрлар Кабинетында масштаблы вакыйгага әзерлек буенча фикер алыштылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 20 майда республика башкаласында Worldskills russia 2019 илкүләм чемпионаты старт ала. Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак. «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) берлеге генераль директоры урынбасары Карина Саликова хәбәр иткәнчә, Казан турнирында төрле яшь категорияләрендә катнашучылар тәкъдим ителәчәк.

"48 Юниор компетенциясе тәкъдим ителәчәк. Милли чемпионатларда мондый хәлнең булганы юк иде әле. 14тән 16 яшькә кадәрге 350 егет һәм кыз кайбер компетенция буенча 12 яшьтән алып финалда тәкъдим ителәчәк. Икенче үзенчәлеге шунда: параллель рәвештә 50 яшьтән өлкән кешеләр өчен "зирәклек күнекмәләре" буенча да ярышлар узачак", - дип аңлатты Карина Саликова.

Милли чемпионат ярышлары төзелеш өлкәсе, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәләре, шулай ук транспорт һәм логистика һөнәрләре буенча алты һөнәр блогы компетенцияләрендә узачак.

 

http://nabchelny.ru/news/36368

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев