Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

WorldSkills сайлап алу этабы мәйданчыклары тәүлек буе видеокүзәтү астында булачак

Быел «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионаты финалына катнашучыларны сайлап алу дистанцион-көндезге форматта узачак.

Россия төбәкләрендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионаты финалына сайлап алу ярышлары үзәкләрләрен тәүлек буе видеокүзәтү камералары ярдәмендә күзәтәчәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

Катнашучылар компетенцияләр үзәкләрендә ярышачаклар, анда алар өчен камералар белән җиһазландырылган махсус мәйданчык булдырылачак. 

"Җиһазлар бөтен бүлмәне тулысынча күрү өчен урнаштырылачак. Бу катнашучыларга ялган документлар һәм ярдәм күрсәтү мөмкинлеген чикләү өчен куела. Камерадан тәүлек эчендә барлык ярыш көннәре трансляцияләянәчәк", - диде Поминов.

Сайлап алу ярышлары 1 августтан 20 августка кадәр узачак. Бу юлы ярышларны ярыш үзәкләрендәге экспертлар гына тулы күләмдә күзәтәчәк. Тамашачылар сайлап алу турын гына күзәтә алачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X