Елына 8шәр авария теркәлә иде... - фотолар
Чаллыда тантаналы рәвештә Халыклар дуслыгы проспекты боҗрасын ачтылар.
Чаллыда тантаналы рәвештә Халыклар дуслыгы проспекты боҗрасын ачтылар.
Әлеге чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ЭЭИ башлыгы Айрат Ханбиков, "Автомобиль юллары предприятиесе" җитәкчесе һәм шәһәр түрәләре катнашты.
Тынычлык проспектыннан алып Чулманга кадәр 2,3 км юл төзекләндерелде. Җитмәсә, аны киңәйтеп тә ясадылар. Боҗрадан алып Чулман проспектына кадәр һәр юнәлештә хәзер 3шәр полоса. Моннан тыш, юл читләрендә яктырткычлар урнаштырдылар, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен юллар ясадылар. Яңа юллар республика программасы кысаларында булдырырылды. Бәясе – 239 млн.сум.
Искәртергә кирәк, “Омега” сәүдә үзәге янындагы боҗра юл-транспорт һәлакәтләре еш очрый торган участоклардан иде. ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков белдерүенчә, елына биредә 8шәр авария очрагы теркәлә торган булган.
Хәзер исә башкача, машина йөртүчеләр юлның ниндие төп, ниндие икенчел дип баш ватмый. Боҗра - төп юл.
“Менә инде 2 ай боҗра буенча йөриләр. Әле юл-транспорт һәлакәтләренең теркәлгәне юк”, - дип ассызыклады Чаллының баш инспекторы Радий Кадиков.
Әйтергә кирәк, юллар сыйфаты буенча Чаллы Россия шәһәрләре арасында 6нчы урында тора. “Соңгы 8 ел эчендә генә юллар төзүгә һәм төзекләндерүгә 16 млрд. сумнан артык акча алуга ирештек”, - дип белдерде Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев