Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби операциягә киткән Чаллы егетләренә нинди ярдәм кирәк? - фотолар

Хәрби частьларга 4 гуманитар машинасы озатылды.

Иң изге теләкләр белән Чаллы солдатларына. Бүген шәһәрдән махсус хәрби операция барган җирлеккә гуманитар ярдәм машиналары озатылды. Өч УАЗ һәм бер фура машинасы азык-төлек, кышкы кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары белән тулы. Моннан тыш, хәрби хезмәттә кулланылачак җиһазлар да бар. Гуманитар ярдәм машиналарын озатуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре, депутатлар һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Мэр Наил Мәһдиев Чаллыдан мобилизацияләнгән ир-егетләргә мондый ярдәмнең даими рәвештә уздырылачагын белдерде. 

-    Урамда кыш. Җылы киемнәр, азык-төлек кирәк. Безнең егетләр кирәк-яраклар белән тиешенчә тәэмин ителгән. Мин моны үзем барып күргән, аралашкан кеше буларак әйтәм. Шуңа да карамастан, өстәмә ярдәм җибәрү артык булмас. Бүгенге гуманитар ярдәм машиналары да безнең шәһәрдән мобилизацияләнгән егетләр хәрби частьләренә озатылачак. Хуҗалык кирәк-яраклары, инвентарь, махсус хәрби операция җиһазлары - барысы да бар, - дип сөйләде мэр. 

Шәһәр башлыгы гуманитар ярдәм җыюда өлеш керткән эшмәкәрләргә, битараф булмаган шәһәрдәшләргә, башкарма комитетына  рәхмәтләрен белдерде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм