Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрбиләрнең суы беткән

Чаллы эшмәкәре махсус хәрби операция зонасыннан кайтты.

Чаллы эшмәкәре Фәрит Зарипов махсус хәрби операция зонасында булып кайтты. Ул үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән улы Илдар белән очрашты.

– Бөтен җирдә яхшы каршы алдылар. «Үзебезнекләргә ярдәм илтәм» дигәч, бер җирдә дә тоткарламадылар.  Улым белән очрашып сөйләштек. Тәмле ризыклар белән сыйладым. Өч генератор, азык-төлек, кирәк-яраклар тапшырдым. Тормыш, яшәү, ял итү шартлары мактанырлык булмаса да, егетләр зарланмыйлар. Батальондагы егетләрнең эчә торган суы беткән. Суны тәүлегенә ярты сәгатькә генә бирәләр. Дымлы салфеткалар да кирәк. Биредә яшәүче халыкның да, хәрбиләрнең дә тормыш-көнкүреше бертөсле. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Улым белән күрешү – үзе бер гомер булды. Аннары ул – фронтка, мин Чаллыга кайтып киттем. Луганскийда 12 тонна су алу өчен акча җыям. Егетләребезгә булышу – бүгенге  көндә төп бурычым. Игелекле эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. «Автозилцентр» базасында гуманитар ярдәм җыябыз. Якын арада кирәк-яракларны туплап, машинаны озатырга җыенабыз, – диде ул «Шәһри Чаллы» хәбәрчесенә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция сусыз