Хатын-кыз тәрәзәдән сикергән
Яңалыклар тасмасы

Хатын-кыз тәрәзәдән сикергән

Үлгәнме?

Бүген Казанның Адоратский урамында бер йортта аздан гына фаҗига булмый калган. 36 яшьлек хатын-кыз,  икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Шаһитлар әйтүенчә, аны ире тотып калмакчы булган, тик  өлгермәгән.

Хатын-кыз исән калган, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, башына зыян килгән, сынган урыннары бар. Зыян күрүченең шушы йортта яшәве билгеле. 
 


иминлек сак фаҗига Тәрәзәдән сикергән

Нет комментариев