Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әй машина, машина

Иртәләрен БСИ юлындагы бөкегә уш китәрлек. Бу юлдан баручы машиналар ташкыны кайчак өч-дүрт рәт булып тезелә, күпме генә ашыксаң да, бер-ике метр саен туктый-туктый бармый хәлең юк. Әле күпмесе үзен бик шома йөртүчеләр дип санапмы, юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйча, каршы як полосадан, яисә юл читеннән генә җилдерәләр. Ничек монда...

Иртәләрен БСИ юлындагы бөкегә уш китәрлек. Бу юлдан баручы машиналар ташкыны кайчак өч-дүрт рәт булып тезелә, күпме генә ашыксаң да, бер-ике метр саен туктый-туктый бармый хәлең юк. Әле күпмесе үзен бик шома йөртүчеләр дип санапмы, юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйча, каршы як полосадан, яисә юл читеннән генә җилдерәләр. Ничек монда бәрелешеп бетмиләр дип, гаҗәпкә калырлык.

Җиңел машиналарның күбесендә берәр генә кеше утыра, эшкә барулары инде аларның. Җәмәгать транспорты булмагач нишләсеннәр инде, бөтен оешмалар да үз эшчеләрен вахта белән йөртәлмиләр бит.

Социализм чоры искә төшә. Әлеге БСИга ГЭС бистәсеннән бер, Яңа шәһәрдән ике маршрут автобуслары йөреп торды. БСИ оешмаларына бару-кайту проблемасы булмады, шәһәребез кешеләре рәхәтләнеп йөрделәр. СССР таркалды, БСИ ише базалар онытылды. Югыйсә хәзер анда нинди генә сәнәгать объектлары юк, эшчеләр саны да социализм чорына караганда күпкә артык. Бөкедә интегеп йөрүче машина йөртүчеләрнең шушы заманча шәһәребездә башын уйлатып, шушы юл проблемасын хәл итәрдәй бер генә белгечнең дә булмавына исләре китә.

Хәзерге юллардагы машиналар ташкынына карап, ирексездән, әле моннан бер утыз еллап элек кенә йөргән юлларыбыз искә төшә. Хәй, онытылырлык кына мени социализм чоры юллары. Яшь чагыбызда каядыр барырга чыксак, юлда берәр машина күренмәсме дип, сәгатьләр буе басып торган мизгелләр бихисап булды. Берән-сәрән генә йөргән йөк машиналарының кузовына әллә нихәтле кеше төялеп йөрдек ул заманда. Кайчак кышкы -25, -28 градус салкында да берничәшәр сәгать буе ачык машина өстендә барырга туры килә иде. Еш кына уйлап утырам, ничек салкын тигезеп авырмады икән ул чорда машина кузовына төялеп йөрүчеләр? Хәзер әнә, җиңел машина эчендә утырып йөргәндә дә тизрәк җылылык мичен кабызабыз ич. Нибары 20-30 елдан шәһәр урамнарының гына түгел, йорт тирәләренең дә машина белән туласын күз алдына да китерәлмәдек ул елларда.

Социализм чорында "Жигули", "Москвич", "Волга" автомашиналарын чыгаручы заводлар тулы көченә эшләп торсалар да, нишләптер үзебезнең халыкка аз эләкте алар. Машина түгел, бишекле мотоцикл алу да зур проблема иде. Сәүдә базасына кайткан санаулы гына машина-мотоциклларны кемгә бирүне район советы башкарма комитеты рәисе хәл итте. Аның исемлегенә исә теләсә кем эләгәлмәде. Хезмәт хакы белән чагыштырганда машина-мотоциклларның бәяләре дә саллы иде ул чорда. Хәзерге кебек кредитка машина алу турында хыялланып та карый алмадык.

Тормышның соңгы бер-ике дистә ел эчендә генә дә капылт үзгәрүенә гаҗәпләнерлек. Хәзер мотоциклларда йөрүчеләр дә берән-сәрән генә калды бугай. Хәтта авылларда да һәр гаилә диярлек җиңел машина алырга омтыла. Йөк машиналары булганнар да арта бара. Үзебезнең ил машиналарына бик исе китми башлады халыкның, чит ил машиналары алырга кызыга. Хәер, чит ил машиналары дигәч тә, күпчелек үзебезнең илдә җыела ич алар хәзер. Аларны җыю сәнәгате белән бәйле экологик зыян пычрагы безгә калса, чиста табышы чит илләрдәге хуҗаларына агыла. Дөрес, табышның күпмедере машина җыю заводларында өлеше булган, яисә машиналарны сату эше белән бәйле юнәлештә эш иткән югары катлам Русия кешеләренә дә эләгә эләгүен, тик алар да акчаларын чит илләргә чыгару белән мавыга.

Бүген шәһәрне машиналар басып алды. Узган ел хуҗалары машиналарын тротуарларга кую белән генә чикләнмичә, инде газоннарны да машина тору урынына әйләндерә башладылар. Көзен газоннарны ерып бетерделәр. Менә хәзер язын торак йортлар янындагы кара җиргә әйләнгән газоннарны күреп йөрәк әрни, үләнне чәчеп үстерүгә сарыф ителгән күпме хезмәт юкка чыккан.

Хөкүмәт илдәге машиналар санының кискен артуына хафаланган кебек тоелса да, сатылган машиналар санының кимүенә ныграк борчыла шикелле. Әнә үтильләштерү программасын 2015 елда да эшләтеп җибәрделәр. Димәк быел да, кризиска карамастан, машиналар шактый сатылачактыр, мөгаен.

Илдә машиналар саны күбәю хөкүмәткә файда гына. Ел саен автотранспорттан кергән салымнар хисабына бюджетка саллы гына сумма кереп барачак бит. Иминиятләштерү оешмалары да керемнәрен арттыру форсатын кулдан ычкындырмаска тырышалар, әнә ОСАГО бәясен шактый гына арттырып куярга өлгерделәр инде. Әле менә болай да чамасыз артып торган бензин бәясен дә күтәрми калмаслар. Запас частьлар сату күләме дә артыр дип фаразлыйлар. Алардан да салым түләнәчәк ич. Җитмәсә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар суммасы гел арту ягына бара. Болар бары да акча чишмәсе булып бюджетка агылачак. Шуңа күрә дә, машина кую урыннарының булмавы проблемасы җитди борчылу тудыруга карамастан, алдагы елларда да хөкүмәт халыкка күбрәк машина сатуны кайгыртачактыр, мөгаен. Бу максатта утильләштерү программасыннан тыш, машиналардан файдалану вакытын да кискен чикләргә мөмкиннәр. Өй янындагы кибеткә дә машинада барып өйрәнгән хәзерге заман кеше нишләсен инде, яңа машина сатып алырга мәҗбүр булачак, әлбәттә.

Машиналар санының кискен артуына банклар аша автокредит рәсмиләштерү сәбәп булды. Ул булмаса автомобильләр сатып алучылар саны күпкә ким булыр иде. Әмма быел илдә башланган кризисны сәбәп итеп, банклар үзләре биргән автокредит суммасын югарырак процентлар белән җибәрә башларга да мөмкиннәр. Түзсен генә машинасыз яши алмый башлаган халык.

Бүгенге көндә автотранспортны урнаштыру проблемасы да киеренке стадиягә кереп килә. Шәһәребез халкын машина кую урыннары белән тәэмин итүне кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Югыйсә тагын 2-3 елдан ни буласын күз алдына да китерүе кыен. Машинасын подъезд каршына куеп, шуннан гына чыгып китәргә күнеккән кешенең психологиясен үзгәртү бик авыр булачак, билгеле. Шуңа да машина кую урыннарының яшәү урыннарына якын урнашуын, айлык түләү бәясенең артык кыйбат булмавын хәл итәргә туры киләчәк. Бары шул чагында гына торак йортлар тирәсен автомобильләрдән бушату мөмкин булачак.

Әлегә исә тегеләй дә вай, болай да вай дими хәле юк машина йөртүченең. Машинасыз да кыен, машиналы булу да җиңел түгел. Чыгымы бер хәл, мәшәкате яман.

Җәүдәт ХАРИСОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев