Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәя белән ук аталар

23 июль көнне Алабуга шәһәрендә җәя белән ук ату буенча россиякүләм турнир үтәчәк. Ул Ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Татарстанда беренче тапкыр уздырыла.

Бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән укчылар җыелачак. Анда ата-бабаларыбыз кулланган борынгы традицион җәядән ук атып, иң төз һәм җитезләрне билгеләячәкләр.

 

Бәйге РТ Диния назарәте, Алабуга мөхтәсибәте һәм администрациясе, республика эшмәкәрләре, шул исәптән Чаллының "Болгар" фонды ярдәме белән оештырыла. Кунакларны Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин кыр кухнясында пешкән тәмле ботка белән сыйлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс

2
X