Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа чыршы балкып торчы

Быел Чаллының төп чыршысы бөтенләй икенче төрле булачак. Аны гадәттәгечә "Азатлык" мәйданының уртасына түгел, ә "Палитра" сәүдә үзәгенә якынрак урынга урнаштырачаклар. Сылукайның бизәлеше дә узган еллардагыдан күпкә аерылып торачак. Чыршы алдына Кыш бабай, Кар кызы сыннары һәм ике дәүләт телендә Яңа ел белән дигән зур язу да урнаштыру да күздә...

Быел Чаллының төп чыршысы бөтенләй икенче төрле булачак. Аны гадәттәгечә "Азатлык" мәйданының уртасына түгел, ә "Палитра" сәүдә үзәгенә якынрак урынга урнаштырачаклар. Сылукайның бизәлеше дә узган еллардагыдан күпкә аерылып торачак. Чыршы алдына Кыш бабай, Кар кызы сыннары һәм ике дәүләт телендә Яңа ел белән дигән зур язу да урнаштыру да күздә тотыла.

Бәйрәм чаралары үтәсе "Азатлык" мәйданын бизәү проекты инде әзер. Биредә зур сәхнә, шугалак, боз лабиринтлар булачак. Сәүдә рәтләрен дә тәртипкә китерергә уйлыйлар, анда агачтан ясалган киосклар куелачак. Шулай итеп быел шәһәр хакимияте бәйрәмгә сюрприз әзерли. Ә иске чыршыны Сидоровка бистәсендәге паркка куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев