Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Яңа ел белән, Татарстан!» күргәзмәсендә «Азат хатын», «Чаян», «Казан утлары», «Яшь ленинчы», «Коммунист Татарии» һәм башка журнал тышлыклары бар

ТАССР вакытында популяр булган журналларның Яңа ел тышлыклары күргәзмәсе ачылды

 Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте галереясы «KAZAN MALL» сәүдә үзәгендә «Яңа ел белән, Татарстан!» күргәзмәсен тәкъдим итте. Биредә 1950-1990 еллардагы иң популяр басмаларның Яңа ел тышлыклары куелган.«Без Яңа ел алдыннан, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, элеккеге журналларның декабрь саны тышлыкларын башкаларга күрсәтергә булдык. Күргәзмәдә 1950-1990 еллардагы басмаларның 20 тышлыгы урын алды. Биредә „Азат хатын“, „Чаян“, „Казан утлары“, „Яшь ленинчы“, „Коммунист Татарии“ һәм башка журнал тышлыклары тәкъдим ителгән», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте медиадиректоры Әлфия Әдиятова.

Аның сүзләренчә, узган гасырда чыккан басмаларның әлеге саннарын бүгенге көндә табу кыен. «Әлеге жуналларны эзләп табу кыен, алар китапханәләрдә генә бар. Хәзер теләге булган һәркем күргәзмәдә Татарстан халкының элеккеге тормышын күрә ала. Гомумән, «Татмедиа“да мондый күргәзмәләр ел дәвамында оештырыла», — дип сөйләде Әлфия Әдиятова.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте PR-директоры Ләйсән Сафина сүзләренчә, басмалар әлеге күргәзмә ярдәмендә укучыларга якыная ала. «Яңа ел кәефен күтәрә торган уникаль күргәзмә бу. Чөнки биредә XX гасырның 50-90 елларда иң зур тиражлы, киң танылган журнал тышлыклары тәкъдим ителгән. Тышлыкларны заманча форматта күрсәтү укучыларга якынаерга мөмкинлек бирә», — диде Ләйсән Сафина. Иң популяр басмаларның Яңа ел тышлыклары күргәзмәсе «KAZAN MALL» сәүдә үзәгендә өченче катта 2021 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев