Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел каникулларында Казанда 140 «Кышкы калейдоскоп» мәктәп яны лагере эшләячәк

Укучылар өчен «Балачак иминлеге», «Тылсымлы Интернет дөньясы», «Яңа ел әкиятләре», «Кыш Бабайда кунакта» дигән тематик чаралар планлаштырылган

 Быел 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк яңа ел каникулларында Казан укучыларын «Мәдәни каникуллар» бай программасы көтә. Шәһәрдә 140 мәктәп яны лагере ачылачак, аларда укучыларны мастер-класслар, уеннар, саф һавада йөрү һәм башкалар көтә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Мәктәп лагерьлары сменасы «Кышкы калейдоскоп» гомуми исеме астында узачак һәм 5,5 мең бала һәм яшүсмерне колачлаячак, алар арасында беренче чиратта авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән булган балалар булачак.

Укучылар өчен «Балачак иминлеге», «Тылсымлы Интернет дөньясы», «Яңа ел әкиятләре», «Кыш Бабайда кунакта» дигән тематик чаралар планлаштырылган.

Моннан тыш, «Укучының мәдәни нормативы» проекты кысаларында укучылар ата-аналары һәм сыйныф җитәкчеләре белән берлектә күргәзмәләргә, музейларга, театрларга барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев