Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Яңа ел хыялы" хәйрия акциясе

Декабрь дәвамында шәһәр укучылары ярминкәләр үткәрәләр, макулатура тапшыралар, ә җыелган акчага авыр тормыш хәлендә калган балаларның теләкләрен үтәргә тырышалар

Чаллыда "Яңа ел хыялы" хәйрия акциясе башланып китте. Проект ел саен Шәһәр укучылар Советы депутатлары инициативасы белән тормышка ашырыла һәм ике меңнән артык бала һәм яшүсмер теләкләрен тормышка ашыра. Декабрь дәвамында шәһәр укучылары ярминкәләр үткәрәләр, макулатура тапшыралар, ә җыелган акчага авыр тормыш хәлендә калган балаларның теләкләрен үтәргә тырышалар.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен якындагы мәктәп укучылары Советы спикерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2020 елда Шәһәр укучылар Советы "Яңа ел хыялы" акциясен күп еллар дәвамында үткәргән өчен "Кайнар йөрәк" дәүләт-иҗтимагый инициативасы символы буларак билгеләп үтелде.

Яр Чаллы шәһәре рәсми сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев