Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел төнендә Мөнир Рахмаев туганнарын эшкә йөртә, Эльмира Сөләйманованы берәү дә чакырмаган, Салават теләсә нинди сорау бирмәскә кушты

Яңа елга кадәр әз генә вакыт калып бара. Барыбыз да планнар төзи, бәйрәмгә әзерләнә. Татар эстрадасы җырчылары бу төнне нәрсә эшләргә планлаштыра икән? Моны “Интертат” белеште.

Яңа елда эшләмәүчеләр кем?

Иркәбелән элемтәгә кердек. “Алла боерса, гаиләм белән әти-әни янына Аксубайга кайтачакбыз”, - дип сөйләде җырчы. Аның сүзләренчә, Яңа ел өстәлен ул үз өстенә ала икән. “Беренче урында минем өчен һәрвакыт гаилә! 31 декабрь, әгәр дә якын җиргә җырларга чакырсалар, барып кайта алам. Мәсәлән, сәгать кичке җиделәрдә, әле анысында да табынны әзерләп чыгып китәм”.

Аннары Ландыш Нигъмәтҗановагашалтрыттак. Ул да киләсе елны гаиләсе янәшәсендә каршы алачак. “Яңа елда эшләгәнем юк. Казанда үзебездә каршы алачакбыз. Әти-әниләр безгә ел саен кунакка килә. Яңа ел – бары тик гаилә бәйрәме! Аны эшләп каршы алырга ярамый”, - дип сөйләде Ландыш.

Эльмира Сөләймановаисә Яңа ел кичендә эшләүнең начар якларын күрми, ләкин быел аны беркем дә җырларга дәшмәгән икән. “Сәер, тик чакыручылар юк. Димәк, Яңа елны өйдә балалар белән рәхәтләнеп каршы алачакбыз. Яңа ел кичендә өйдә булу гел татымаса да, мин һәрвакыт төнге уникедә өйдә булырга тырышам. Төнге унбердә кайтаммы, иртәрәк бушыйммы, курантлар сугу вакытында мин гел гаиләм белән”, - диде Эльмира.

Хатын-кызның өйдә булуы гадәти күренештер. Ир-егетләр Яңа ел төнендә эшләүгә ничек карыйлар икән? Ришат Фазлыйәхмәтовкашалтратып карыйк әле. Ул ни дияр?

“Авылда булырмын дип торам. Бәлки туганнарга барырмын. Әле алай уйлаган да юк. Авылда үзем генә торам, туганнар үзләре дә кайтырга мөмкин”, - дип әйтте Ришат.

“Казан егетләре” төркеме егетләре дә киләсе Яңа елны гаиләләре белән бергә каршы алачаклар. Солистларның берсе Илнат белән аралаштык: “Яңа елны гаилә белән каршы алырга кирәк дип уйлыйм. 31 декабрь Казанда булам, икенче көнне авылга кайтып китәм. Әле Кыш бабай һәм Кар кызы булып йөрисе дә бар”, - диде.

Салават Фәтхетдинов исә: “Миңа теләсә нинди сорау бирмәгез, мин һәрвакыт гаилә белән!” - дип җавап бирде.

Айдар ГалимовЯңа елны 30 декабрь каршы ала башлаячак. “30 декабрь гаилә белән җыелырга уйлыйбыз. 31 исә инде ничә ел рәттән дуслар белән бәйрәм итәбез. Быел да әлеге традиция сакланыр дип уйлыйм”, - дип әйтте ул.

Рифат Зариповсузып: “Ююк, нинди эшләү ди?! Яңа елда гаилә белән булырга кирәк. Авылга кайтырбыздыр. Яңа елда беркайчан да эшләгәнем юк!” - диде. Раяз Фасиховта нәкъ шул ук фикердә: “Гаилә белән каршы алам, әлбәттә!”, - ди.

 

Буйдаклар нишли?

Барыбызга да таныш хәл: кияүдә булмаганда яисә өйләнмәгән вакытта, Яңа елны кем белән каршы алырга икәнен белмисең: туганнармы, дуслармы? Татар эстрадасында буйдак егетләр, кияүдә булмаган кызлар бар. Алар Яңа ел төнендә нишли икән?

Иң асыл буйдак егетләрнең берсе Ришат Төхвәтуллинсүзләренчә, күпме генә акча тәкъдим итсәләр дә, Яңа елны гаилә белән каршы алырга кирәк. “Беркайчан да 31 декабрь эшләгәнем булмады, гаилә минем өчен мөһимрәк!” - ди Ришат.

Татар эстрадасының “энерджайзеры”Мөнир Рахмаевисә һәр елны Яңа ел төнендә эшли. “14 декабрьдән башлап, гыйнварның соңгы көннәренә кадәр эшлим. Мин өйдә утыра торган кеше түгел. Якын кешеләремнең бәйрәм вакытында янымда булуларын телим икән, мин аларны үзем эшләгән бинага алып киләм”, - дип белдерде җырчы.

Айгөл Рәхимоваисә әнисен Казанга кунакка алып килеп, Яңа елны гаиләсе белән бергә каршы алачак.

Илназ Гарипов Яңа елны, гомумән, яратмый икән, шуңа күрә бәйрәмгә әзерләнми дә. “Чакыручылар бар, эшләрбездер. 31 декабрь гына төгәл әйтә алачакмын. Хәзер бернәрсә дә планлаштырмыйм”, - дип бүлеште ул.

 

Элвин Грей, кәефе булмаса, җырлаудан баш тарта

Мәскәүдә яшәүче Гүзәлиябелән ХәкимЯңа ел төнен Казанда үткәрәчәкләр. “Быел эшләргә булдык. Казандагы тамашачыларыбыз чакырды”, - диде Гүзәлия.

Элвин Грейның да бәйрәм итәргә бер дә вакыты юк икән. Җырчының администраторы: “Радик – халык тарафыннан бик соралган җырчы, аны гел чакырып торалар. Кәефе булса, үзе теләсә, барып җырлый инде. Уникегә кадәр дә, аннан соң да чакыручылар бар”, - дип бүлеште.

Булат Бәйрамовбелән Ләйсән Гыймаевабелән дә элемтәгә кердек. “Узган елны журналистларның бу соравына: “Юк, эшләмибез, туганнар белән булабыз”, - дип җавап биргән идек. Ахырда 30 һәм 31 декабрь эшләргә туры килде. Әле Казанда гына түгел, Актаныш һәм Балтач якларында эшләдек. Бүген планда гаилә белән каршы алу, тик эш килеп чыкса, тартынып, ялындырып тормаячакбыз”, - дип әйтте алар.

 

 https://intertat.tatar//shou-biznes-yanalyklary/ya-a-el-t-nend-kem-nishli-m-nir-rakhmaev-tugannaryn-ze-bel-n-esht-y-rt-elmira-s-l-ymanovany-ber-d-ch/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев