Шəhри Чаллы

Яңа ел турында нәрсә беләбез?[кызыклы фактлар]

Яңа ел - һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Әмма бу бәйрәм турында без күп беләбезме соң? Яңа ел турында иң кызыклы фактларны җыярга булды. Яңа елны бәйрәм итә башлау безнең эрага кадәрге 3 меңьеллыкка - Месопотамиягә барып тоташа. Вавилон халкыннан иудейлар, аннары греклар аша бу вакыйга Көнбатыш...

Яңа елны бәйрәм итү вакыты төрлечә булган. Аны язын да, җәй көне дә, көзен дә, без гадәтләнгәнчә кыш көне дә бәйрәм иткәннәр. Хәзерге вакытта исә күпчелек илләрдә Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә бәйрәм итәләр.
Борынгы Русьтә X-XV гасырда Яңа елны 1 мартта бәйрәм иткәннәр, 1348 елда бәйрәм 1 сентябрьгә күчерелгән, ә 1699 елда Россия императоры Петр I халыкны яңа указы белән шаккатыра. Ул ел башын 1 сентябрьдән 1 гыйнварга күчерә. Бу бары тик календарьдагы дата гына булмасын өчен, үз указында өйләрне чыршы һәм артыш ботаклары белән бизәргә, матур итеп киенергә, мушкетлардан атарга, ракеталар аттырырга боера.
Чыршы бизәү турында беренче рәсми мәгълүматлар XVII гасырга карый. Тарихчылар сүзләренчә, Раштуа уңаеннан беренче чыршыларны Эльзаста бизи башлыйлар. Төсле кәгазьдән ясалган розалар, алмалар, печенье, шикәр кисәкләре һәм мишура беренче уенчыклар була. Россиядә яңа ел чыршысын XIX гасырда да, XX гасыр башында да бик яратып бизиләр. Әмма 1918 елда большевиклар бу гадәтне тыя: әлеге традиция дини бәйрәм - Раштуа белән бәйле дип белдерә. Чыршы бизәү гадәте 1935 елда гына кире кайта.
Беренче пыяла чыршы уенчыгы Тюренгиядә (Саксония) XVI гасырда ясала. Чыршы уенчыкларын күпләп җитештерү исә XIX гасырда гына башлана.
Санта-Клаус беренче тапкыр 1822 елда Америка Кушма Штатларында барлыкка килә. Соңрак славян халыклары Сантаны «күчереп алып» безнең Кыш бабайны булдыра.
Дед Морозның туган көне - 18 ноябрьдә. Ышанулар буенча, нәкъ шушы вакытта аның туган ягына - Бөек Устюгка карлы-буранлы кыш килә.
Ә менә Кар кызы образы Россиядә уйлап табыла. 1873 елда Александр Островский «Снегурочка» пьесасын яза. Кар кызы, Кыш бабайның оныгы буларак, XX гасырның 50нче елларында Кремль чыршы бәйрәмнәре өчен язылган сценарийлар аша таныла.
1843 елда Лондонда беренче яңа ел открыткасы бастырыла. Шул рәвешле, Яңа елга открыткалар җибәреп тәбрикләү традициясе барлыкка килә.
Барыбызга да таныш «В лесу родилась ёлочка» җыры беренче тапкыр «Малютка» балалар журналында 1903 елда ук басылып чыга. Бары тик 2 елдан соң гына композитор Леонид Бекман Раиса Кудашева шигыренә музыка яза.
1947 елга кадәр 1 гыйнвар гадәти эш көне була. Календарьга үзгәреш Югары Совет Президиумының 1947 елның 23 декабрендә басылып чыккан указы буенча кертелә. Шуңа да 1948 елны СССР халкы инде ял итеп каршы ала.
Ил лидерының Яңа ел котлавы 1970 елда барлыкка килә. Беренче елда бу тәбрикләү бәйрәм котлавына бер дә ошамаган була. КПСС Үзәк Комитеты генераль сәркатибе Леонид Брежнев үз чыгышында озаклап бишьеллык нәтиҗәләре, коммунизм төзү һәм дәүләт мәсьәләләре хакында сөйли. Киләсе елдагы котлау инде күпкә кыскарак була.
2009 елда Россия Пенсия фонды Бөек Устюг Дед Морозына «Әкияти хезмәт ветераны» дигән исем бирергә карар кыла. Пенсия фондының Вологда бүлекчәсе җитди рәвештә әкияти геройны бөтен дөнья буенча пошиларда бушлай йөрү хокукы биргән таныклык тапшыруга чакыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: