Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа Елда 10 көн ял итәчәкбез

Быел Татарстан халкы өчен яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итәчәк.

Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
РФ хөкүмәте карары нигезендә 2021 елның 31 декабре ял көне дип игълан ителде. 2, 3 январь шимбә һәм якшәмбегә туры килү сәбәпле, бу бәйрәм ялларын 5 ноябрьгә һәм 31 декабрьгә күчерделәр. Татарстанда беренче эш көне 2022 елның 10 январендә булачак. Нәтиҗәдә республика халкы 10 көн буе ял итәчәк. 
Яңа ел каникуларыннан тыш, татарстанлылар 6-8 мартта, 30 апрельдән 3 майга кадәр, 7-10 майда, 11-13 июньдә һәм 4-6 ноябрьдә ял итәчәкләр. 

 

Фотоо: vyksavkurse.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар