Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елда беренче премьера

Бүген Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга 2018 елның беренче премьерасын тәкъдим итә. Ул - танылган драматург Туфан Миңнуллиның "Хушыгыз" пьесасы буенча куелган "Бер мәхәббәт кыйссасы" спектакле. Спектакльне театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов сәхнәләштергән. Сәхнә бизәлеше, артистларның киеме рәссам, Россиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе...

Бүген Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга 2018 елның беренче премьерасын тәкъдим итә. Ул - танылган драматург Туфан Миңнуллиның "Хушыгыз" пьесасы буенча куелган "Бер мәхәббәт кыйссасы" спектакле.

Спектакльне театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов сәхнәләштергән. Сәхнә бизәлеше, артистларның киеме рәссам, Россиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов хезмәте. Музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин язган.

Фаил Ибраһимовның Туфан Миңнуллин драматургиясенә беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итүе түгел. Ул 2007 елда "Саташу" драмасын сәхнәгә куеп, республикабызның Муса Җәлил премиясенә лаек булган иде инде.
Моннан 26 ел элек язылган "Хушыгыз" пьесасы бүген дә актульлеген югалтмаган. Драманы автор "Миләүшәнең туган көне"(1967), "Дуслар җыелган җирдә"(1977ел) пьесаларының дәвамы буларак яза һәм алар трилогия тәшкил итәләр. "Хушыгыз"да үзәк тема булып без яшәгән җәмгыятьнең кешелексезлеге, аеруча сәнгать кешесенә карата битарафлыгы, рәхимсезлеге торса да, режиссер бу темадан читкә китеп, пьесаның яңача яңгарышын тапкан.
... Артист булып дөньяны шаккатырырга җыенган Миләүшә, авылдагы беренче мәхәббәтен ташлап, шәһәргә китә. Бу мәхәббәтен таптап үтеп данга ирешеп, бәхетле буласы килүме? Әллә рәис кызының көтүче малаен үзенә тиң күрмәвеме? Гомере буе артист һөнәренә тугры калган Миләүшә, соңгы араларда бу хакта еш уйлана һәм җитди карарга килеп, авылда калган яшьлек мәхәббәте Галимулланы үзенең өенә чакыра...
Галимулла ролен уйнаучы Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Фоат Зарипов, махсус чакыру белән, А.П.Чеховның "Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә..."("Дядя Ваня") спектаклендә Ваня образын иҗат иткән иде. "Бер мәхәббәт кыйссасы" мелодрамасы исә, актерның юбилеена багышланган спектакль. Аның мәхәббәте - Миләүшә образын Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова башкара. Театрның яшь артистлары Гөлинә Минһаҗева белән Руслан Әюпов геройларның яшь вакытларын гәүдәләндерәләр.

Театр директоры, Россиянең атказанган Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, премьера өлкән буын тамашачыларның күңеленә хуш килер. Биредә артистлар уены, музыка, сәхнә бизәлеше өлкән яшьтәге кешеләрне яшьлекләренә кайтара. "Бер мәхәббәт кыйссасы" - мәхәббәтне олылаучы сәхнә әсәре. Туфан аганың башка сәхнә әсәрләре кебек ул да озак еллар дәвамында театр репертуарыннан төшмәс дип ышанасы килә.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев